Чүпрәле районының авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

  2020 елның 20 гыйнварыннан Чүпрәле районының авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте.

   "Авыл җыеннары" дип аталган чарада халык белән очрашып сөйләшүне Яңа Чокалы авылы башлап җибәрде. Авылда 113 торак йорт исәпләнә. Шунда 332 кеше яши. Авыл башлыгы вазифасын Роберт Дружков башкара.

   Халык белән очрашулар да авыл Башлыгының чыгышыннан башланып китте. Роберт Дружков авылда 2019 елда башкарылган эшләрне санады, 2020 елдагы планнарга тукталды. Аның артыннан трибунага полициянең участок инспекторы, гадәттән тыш хәлләр службасы хезмәткәре күтәрелде. Алар үз эшчәнлекләренә караган хәлләр белән таныштырдылар, халыкка төрле алдауларга ышанмаска һәм янгыннан, гадәттән тыш хәлләрдән саклану чараларын күрергә кирәклеген аңлаттылар. 

   "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы җитәкчесе Владимир Николаев агрофирманың бу филиалындагы эшләргә тукталды, монда уңай динамика булуын, уңышның да ярыйсы ук җыелуын, сөтнең дә яхшы савылуын атап үтте. Пай җирләре өчен дә вакытында исәп-хисап ясалган.

   Очрашу ахырында районда, аерым алганда бу авылга дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәм турында Марат Гафаров сөйләде, бирелгән сорауларга җаваплар бирде.

   21 январьда шундый очрашулар Чуваш Бизнәсе, Зур Аксу, Чуваш Чүпрәлесе һәм Хайбулдино авыллары бклән узачак. Очрашуларга килеп һәркем үз соравын бирә ала. Очрашулар башланганчы, шулай ук, төрле службалар тарафыннан кабул итүләр дә оештырыла.

   Җыннарның графигы белән http://drogganoye.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1658968.htm сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International