Татарстан халкын җирле үзидарә органы җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләргә чакыралар

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

   Татарстан халкын җирле үзидарә органы җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыруда катнашырга чакыралар. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

   Татарстанлыларның сораштыруда катнашуы җитәкчеләрнең эшчәнлек сыйфатын объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

    Сораштыру аноним, һәм аның нәтиҗәләре бары тик гомумиләштерелгән рәвештә кулланыла. Ул җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләгәндә исәпкә алыначак.

   Сораштыруны түбәндәге сылтама: https://open.tatarstan.ru/polls/ буенча узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International