Чүпрәле районында яшәүче тыл ветеранын юбилее белән котладылар

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

   Чүпрәле районында яшәүче Сабитова Сәрия Кәрим кызына бүген, 2020 елның 13 гыйнварында, 90 яшь тулды. Юбилей көнендә аны район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Кече Чынлы авыл җирлеге Башлыгы Гомәр Халитов котладылар. Кунаклар Сәрия Кәрим кызына  РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды.
   Сария апа Кече Чынлы авылында күпбалалы гаиләдә туа, гомере буе колхозда эшли. Авылдашы Фоат исемле егеткә кияүгә чыга. Кызганычка каршы, ул бу дөньядан бик иртә, 54 яшендә китеп бара.

   Сәрия апа 2 кыз һәм 2 ул тәрбияләп үстергән. Барлык балалары да гаиләләре белән авылда яшиләр. Ә үзе кече улы Ринат һәм килене Гөлүсә тәрбиясендә көн күрә. 
   Юбилярның 12 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International