Киләсе елга җирлектәге үзара салым суммасы 300 сум тәшкил итә. Иске Чүпрәле авыл җирлеге буенча референдумда катнашучыларның саны - 3899 кеше.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда үзара салым буенча референдумнар 2013 елдан бирле уза. Халыктан җыелган һәр сумга республика хөкүмәте тагын 4 сум акча өстәп бирә.
Авыл халкы, программаның мөһимлеген аңлап, референдумда бик актив катнашты.