Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров үзара салым кертү буенча референдумда тавыш бирде

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

   8 декабрьдә Иске Чүпрәле авылы җирлегендә үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум узды.

   Иске Чүпрәле авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдумда беренчеләрдән булып район Башлыгы Марат Гафаров та тавыш бирде.

   - Соңгы елларда Чүпрәле районында шактый эшләр башкарылды. Республика, федераль программалар ярдәм итә, район бюджетыннан акча эзлибез. Проблемаларның бер өлеше үзара салым хисабына хәл ителә. Бүген референдумда халыкның ни дәрәҗәдә тавыш бирүеннән чыгып, киләчәктә авыл җирлеген төзекләндерү мәсәләләре хәл ителәчәк.

   Авыллардагы проблемалар хәл ителеп торса да, алар бар әле. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки тормыш бер урында гына тормый бит. Референдумда катнашу – шушы проблемаларны хәл итү юлларының берсе,- дип билгеләп үтте Марат Ринатович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International