Чүпрәле тармак техникумы бәйгедә катнашырга чакыра

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

    Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(8437) 2 24 91 телефоны буенча алырга була.

    Республикадагы Эшче һөнәрләр елы кысаларында 26 ноябрьдә район тармак технологияләр техникумында «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча һөнәри осталык бәйгесе узачак.

    Конкурсантлар биремнәрне 2019 елгы WorldSkills Russia Дөнья Чемпионатының модульләре буенча үтиячәк.

      Бәйгедә катнашу өчен 17-35 яшьтәге автомеханиклар, автомобильләрне ремонтлау буенча слесарьлар, техникум һәм көллият студентлары чакырыла.

     Катнашу өчен гаризаларны 25 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

    Электрон адрес: pu-90drojjanoe@rambler.ru

    Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(8437) 2 24 91 телефоны буенча алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International