Түбән Каракитә авылында яшәүче Шәмсебану Таҗетдин кызы Хисамованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

   Бу атнада 90 яшьлек юбилейларын билгеләүчеләр арасында Түбән Каракитә авылында яшәүче Шәмсебану Таҗетдин кызы Хисамова да бар иде. Аның оялчанлык аша нурлар чәчеп торган мөлаем йөзенә, һәрвакыт ачык күңелле булуына, яшьләрдәй җитез адымнар белән атлап йөрүен күрсәң, “Сөбханалла” дип куясың.

   Сугыш чоры баласы булуына карамастан, нинди генә кыенлыклар күрсә дә, сынмаган-сыгылмаган, хәтта ялгышып кына да зарлану сүзен ишетмисең аңардан.

  - Авыр тормыштан зарланмыйм. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Аллага шөкер, тырыш булдык, эшләдек. Барына риза булдык, - ди Шәмсебану апа.

   Тормыш иптәше, сугыш ветераны Таһирҗан абый белән алар 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Йорт-җирләрен җиткезделәр, хуҗалыклары бервакытта да мал-туардан өзелмәде. Таһирҗан абыйның вафатына 13 еллап вакыт узса да, тулы тормыш әлеге йортта бүген дә үз көенчә бара.

   Төпчеге - улы Нургали авылда  төпләнеп калып, әти-әнисенең хәер-догасында, аларның амәнәтләрен үтәп, туган нигезнең яшәешен дәвам иттерә. Төп йортта яшәүче килен Фәния дә шушы авылдан. Нәсел дәвамчылары - ике ул алып кайтты төп нигезгә. Инде алары буй җитеп, тормышта үз урыннарын таптылар, эшлиләр.

   Шәмсебану апа элек-электән бик уңган булган. Кешеләр йокыдан әле уянмаган, ә аның ап-ак керләрен бакчадагы җептә таң нурлары иркәләр, өй  түбәсеннән ипи пешерергә җыенганлыгын белдереп, төтен күтәрелер иде. Аның  итәгеннән бүген дә алъяпкыч төшми. Әле монысын, әле тегесен пешерә, тәмле итеп өйдәге шикәрен кайната.

   Бүген  юбиляр  тормышына шөкерана кылып, үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татый. 10 оныгы, 11 оныкчыгы, инде үзләре дә гомер көзенә атлап баручы ул-кызлары өчен яраткан әни, әби дә ул.  Алга таба да олыны-олы, кечене-кече итеп, тату, бердәм булып яшәгән Хисамовлар гаиләсенең киңәшчесе, олы терәге булып гомер итәргә насыйп итсен сиңа Шәмсебану апа!

   Шәмсебану апаны олы юбилеен билгеләп үтәргә җыенган өй тулы балалары белән берлектә район Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдинов тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Марат Гафаровтан истәлекле бүләк тапшырдылар. Авыл мәдәният йорты исеменнән Гөлсинә Чабаева да, юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International