Чүпрәле делегациясе авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада катнашты

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

   Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

   Бу чарага тармак ветераннары, агросәнәгать комплексы предприятиеләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, сервис оешмалары вәкилләре чакырылган иде.

    Әлеге тантанада безнең районнан Марат Гафаров җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International