Чүпрәледә яшәүче Елена Федоровна Мердюкова 90 яшьлек юбилеен каршылады

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

   "Хезмәт белән яшәдем, озын гомерле булуымның сере шундадыр", - ди, Кече Аксу авылында яшәп, 90 яшьлек юбилеен каршылаган Елена Федоровна Мердюкова.

   Аның һәр сүзе тормышның алтын кагыйдәсе булып яңгырый. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. Бүгенге көндә дә ул бик актив һәм җитез тормыш рәвеше алып бара. Шуңа да балалары, туганнары, онык-оныкчыкларын бер табын артында җыйнап олы юбилеен билгеләп үтәргә булган.

   Ә үткән тормышы бер дә җиңелләрдән узмый. Сугыш еллары белем алырга  ирек бирми. 4 сыйныфны тәмамлап, ул олылар белән беррәттән колхоз эшенә тартыла. Печән чабалар, иген игәләр, фронттагы хәрбиләр өчен бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр. Лаеклы ялга чыккач та бертуктамый эшли әле ул.

Ире Петр Федорович  белән  тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге нигездә тәгәрәшеп үскән балалар: 5 егет һәм 4 кыз - һәркайсы  тормышта үз урыннарын табып, туган җирләрендә игелекле хезмәт итәләр.

  Елена Федоровнаның күңел яктылыгы тугыз  баласына, 26 оныгы, 27 оныкчыгы, бер оныкчыкның баласына да җитәрлек. "Балаларым бик тәүфыйклы булдылар, иркәләнеп утырырга вакытлары булмады, кече яшьтән эшнең тәмен белеп үскәнгәдер, тормыш итә башлагач та миңа бер мәшәкать тә тудырмадылар", - ди әбекәй. Шуңа да һәрбер баласына тигезлек теләп, бала хәсрәтләре күрергә язмасын дип һәр көн дога кыла.

   Мәҗлес табыны  тутырып үзен котларга җыелган кунаклар янына Елена Федоровна Мердюкованы котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге Башлыгы Олег Албутов та килделәр. Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, район башлыгы Марат Ринатовичның бүләкләрен тапшырдылар. Тырыш хезмәте белән илгә-көнгә лаеклы ул-кызлар үстергән юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International