Чүпрәледә урак алдынгылары бүләк алды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

   Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Чүпрәле районында 10300 га мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык мәйданның 30 процентын тәшкил итә.

   20 августка алынган оператив мәгълүматларга караганда, 28,3 мең тонна ашлык җыеп алынган, һәр гектардан уртача 27,4 центнер уңыш чыга. Көн саен ашлык суктыруда 70 тән артык комбайн катнаша. Район территориясендә урнашкан һава шартлары уңышны вакытында җыеп алуга уңай йогынты ясый. Район игенчеләре уңышны иң оптималь срокларда һәм иң аз югалтулар белән җыеп алу өчен барлык чараларны да күрә.

   19 августта Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров, "Ак Барс Холдинг " ның генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Кунаклар район Башлыгы Марат Гафаров белән вертолетта «Ак Барс-Чүпрәле» агрофирмасы кырлары өстеннән очып уздылар, аннары кырда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр белән очраштылар. Эш нәтиҗәләрен карап чыкканнан соң әлеге агрофирма буенча Петр Архипов “Иң яхшы комбайнчы” һәм Дмитрий Карсаков “Иң уңган машина йөртүче” дип танылдылар. Аларга вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырылды. 

   20 август көнне дә урак эшләре һәм комбайнчыларның хезмәт шартлары белән танышу дәвам итте. Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Алмаз Галәутдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте һәм П.В. Дементьев исемендәге агрофирма басуларына килделәр, игенчеләр белән күрешеп урактагы эшләр белән таныштылар. “Цильна” хуҗалыгы комбайнчылары бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 50 центнер ашлык суктыра. Игенчеләрнең кәефләре күтәренке. Көннәрнең аяз торуы алар йөзендә дә чагыла. Тәүлекнең һәр минутын исәптә тоталар монда. “Хезмәт темпы югары. Көннәр коры торса ун көн эчендә уракны тәмамларга уйлыйбыз”, - ди хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров. Бүген комбайнчыларга үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз үз вакытында җыеп алу буенча зур җаваплылык йөкләнә. Шуңа күрә аларның хезмәтенә хөрмәт тә зур. Һәр бөртек исәптә дигәндәй, комбайнчыларның көндәлек эшенә йомгак ясала, ярыш алдынгылары билгеләнә. Әлеге “Цильна” хуҗалыгыннан “Клаас – Тукано – 430” маркалы комбайнны идарә итүче Рәфик Шәйдуллов һәм П.В. Дементьев исемендәге агрофирмадан “Акрос – 530” маркалы кыр корабында эшләүче Николай Моисеев алдынгылыкны үз кулларында тоталар. Район Башлыгы Грамотасы һәм акчалата премиягә дә алар лаек булды. Хезмәтчәннәр алдына темпны киметмәү, лидерлыкны саклап калу бурычы куелды. 
   Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» дигән конкурс игълан иткән иткән иде. Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, 2019 елгы урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллану максатларында үткәрелә. Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм Татарстан Республикасында иң зур чабу мәйданы күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләячәк. Урып-җыюда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк, аларны комбайн маркалары буенча дүрт төркемгә бүләчәкләр. Шулай ук чапкыч төркемнәре буенча иң күп чабу мәйданы буенча 20 механизатор 60 мең сум күләмендә премия алачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча районнарның 200 иң яхшы комбайнчысына 35 әр мең сум премия билгеләнгән.

   Үткәрелә торган ярышларның объективлыгы өчен техника җитештерүчәнлеге буенча төркемнәр түбәндәгечә каралган. Комбайннар арасында беренче төркемгә СК - 5 Нива, Вектор-410/420, КЗС-7, КЗС-812, Массей Фергюссон-5650, Нова – 320, Енисей-1200; икенче төркемгә-ДОН – 1500/1200, Лида-1300, Акрос-530/550, КЗР-10 Полесье, КЗС-10К, Кейс-2366, МЕГА-204/208, «Нью Холланд» ТС-56, "Нью Холланд", "Нью Холланд" ТС-56, " ТХ-65, сампо – 306sl. Өченче төркем-Акрос-580/585/595, КЗС-1218, Нью Холланд CSX, CX, CS, Клаас Мега-360/370, Клаас Тукано 430-450/470-480, Клаас Лексион-480/540, Джон Дир-9560/960/9670, Джон Дир W540, Челленджер CH 647С, Массей Фергюссон-7347. Дүртенче төркемдә Клаас Тукано-570/580, Торум-740/750, Клаас Лексион-560/570/650/670/740/770, Полесье-GS16 комбайннарында механизаторлар ярыша. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200. Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International