Бүген район Башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге делегация Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге хәрби частьтә булып кайтты. Элеге частьтә районыбыздан 12 егет хезмәт итә.
Җитәкчеләр хәрби часть командованиесе, хезмәт итүче райондаш егетләр белән очрашып аралашты. Хәрбиләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән таныштылар, бүләкләр тапшырдылар.