Чүпрәлеләр WorldSkills флагы эстафетасын каршы алды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

   Бүген районыбызда гадәти булмаган бәйрәм-тантана узды: WorldSkills флагы эстафетасы ниһаять безгә дә килеп җитте.

   Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты байрагын чүпрәлеләр милли киемнәр белән район чигендә каршы алдылар. Төп тантана чарасы исә район үзәгендәге амфитеатрда узды.  Анда район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук тармак технологияләре техникумы студентлары, укучылар катнашты.

   Шуны да билгеләп үтәсе килә, WorldSkills һәм WorldSkills Kazan2019 флагларын күтәреп баруга безнең егетләр – балалар иҗат йорты мөгаллиме Фәнил Яфизов һәм аның укучысы WorldSkills чемпионатының төбәкара этабында 3 урын яулаган Марсель Камалов лаек булды.

   Район башлыгы Марат Гафаров бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп:

   - Бүген безнең районга WorldSkills флагының килүе горурлык та, күңелләребездә калачак тарихи вакыйга да. Эшче һөнәре – тормышыбыз нигезе ул. Биредә бүген районда яшәүче һәм хезмәт куючы яшьләребезнең бик кечкенә бер өлеше генә. Тырыш, уңган бу эшчеләребез – киләчәгебезнең нигезе,-диде.

   Район башлыгы WorldSkills флагына Чүпрәле районы гербы төшерелгән тамганы беркетте. Озатып йөрүче төркем вәкиле исә Марат Ринат улына WorldSkills флагының чыннан да Чүпрәле районында булуын раслаучы сертификат тапшырды.

   Марат Гафаров WorldSkills чемпионатының төбәкара этабында катнашучыларга Рәхмәт Хаты тапшырды. 

   Чара дәвамында кунакларны WorldSkills Kazan 2019-Алтын һәм Алмаз чемпионаты талисманнары белән  күңел ачты, тарихи вакыйганы фотосурәтләргә төшереп калдырды.

   Эстафета кысаларында районыбызның яшь велосипедчылары балалар иҗаты йортыннан алып тармак технологияләре техникумына кадәр велоузыш юлын уздылар. Биредә алар өчен остаханәләр буйлап экскурсияләр оештырылды. 

   Исегезгә төшерәбез, «WorldSkills флагы эстафетасы» проектына старт 2017 елның 21 октябрендә Сочида ХІХ Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә бирелде.

   WorldSkills Kazan 2019 флагы эстафетасы Россиянең 24 регионын, шулай ук дөньяның 20 илен һәм Халыкара космик станцияне колачлады. Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan знамя Татарстанның барлык муниципалитетларында булырга тиеш. 22-27 августта Казанда узачак һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы финал ноктасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International