Чүпрәлеләр VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашты

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

   Үткән атнада Татарстанның төрле районнарында, Россиянең төрле төбәкләрендә төрле тармакларда үз бизнесларын булдырган эшмәкәрләр үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

   Бу уңайдан «Корстон» күңел-ачу сәүдә үзәгендә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары җыелды. Җыенның пленар утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

   Чарада район Башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге делегация катнашты. Җыенның пленар утырышында чыгыш ясау мөмкинлеге “Хәйруллин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альфред Хәйруллинга бирелде. Ул җыен делегатларын үзенең җиләк үстерү тәҗрибәсе белән таныштырды, үзенең хуҗалыгында үстерелгән продукцияне күргәзмәдә тәкъдим итте.

   Альфред Хәйруллин әлеге юнәлештәге эшчәнлеген 2016 елда район җитәкчелеге ярдәме белән башлап җибәрә. 6 гектар пай җирләре сатып ала, 3 гектар виктория, 2 гектар кура җиләге утырта.

   - Беренче елны ук җирләрем зур уңыш бирде. Җирне яратырга кирәк аны. Син аны яратканда, ул да сине яратыр. Әлбәттә заманча технологияләр дә кирәк. Башлап, иң кирәкле корылмаларны төзеп куйдык, электрга тоташтырдык, - дип уратаклашты пленар утырыштагы чыгышында эшмәкәр.

   Үткән елда тагын бер юнәлеш – бакчачылыкка да алынды әле ул. Моның өчен элек еллардагы алмагач бакчаларын алып, аларны яңартырга кереште, яшь үсентеләр утыртты. 2022 елга пландга куйган максатлары җиләк - җимеш бакчаларын 213 гектарга җиткерү, шуның 190 гектары алма бакчасы булачак. Киләчәктә җиләк - җимеш белән шөгыльләнү белән генә туктап калмыйча, яшелчә үстерергә уйлый  Альфред Хәйруллин.

   Хәзерге вакытта эшмәкәр сезон вакытында 80гә якын кешене эш белән тәэмин итә, җәен эш хакы 35 меңгә кадәр икән. Альфред Хәйруллин Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка эшмәкәрләргә ярдәм программалары, грантлар өчен рәхмәтен әйтте.

   - Безнең республикада теләсә нинди юнәлештә эшмәкәрлек эшен башлап җибәрергә була. Моның өчен бар мөмкинлекләр җитәрлек, ә калганы үзебездән һәм тырышлыгыбыздан тора, - дип йомгаклады сүзен  эшмәкәр.

   Җыен кысаларында “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе тарафыннан “Таяну ноктасы” тапшыруы да әзерләнгән иде. Анда эшмәкәрлекне үстерү, проблемалар, дәүләт программалары һәм алдынгы  тәҗрибәләр турында сөйләшү узды. Әлеге тапшыруда райондагы эшмәкәрлекне үстерү үзәге җитәкчесе Данис Айнуллов та катнашты. Тапшыруны “Татарстан-Яңа гасыр”  телерадиокомпаниясенең интернеттагы архивлар язмасыннан карарга мөмкин.

   VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Россиянең 40 төбәгеннән 800 кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре җыелган иде. Делегатлар дискуссия мәйданчыкларында авылда эшкуарлыкның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, бу эшне Татарстан Республикасында да, Россия Федерациясе төбәкләрендә дә, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә дәвам итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бизнес вәкилләре  Мөслим районындагы эшмәкәрләр тәҗрибәсе белән таныштылар, социаль объектларда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International