Зур Чынлы урта мәктәбендә очрашу узды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

   Зур Чынлы урта мәктәбендә 16 февраль көнне Ватан, кешелек, вөҗдан алдында үз бурычларын намус белән үтәгән, алай гына да түгел, ничәмә еллар күңелләрендә зур йөк йөрткән авылдашларыбыз - әфган сугышы һәм чечен кампанияләре ветераннары белән очрашу кичәсе узды. 

   Очрашуга әфган сугышы ветераннары - Фаткуллов Тәлгат Равил улы, Хамидуллин Җәмил Карип улы, чечен кампанияләрендә катнашучы авылдашларыбыз - Хисаметдинов Радик Шәүкәт улы, Хисаметдинов Илсур Ринат улы, Бикчуров Әсхать Бари уллары килгән иде. Шулай ук бу очрашуда Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фатхуллов Фаиль Җәмил улы, “Бикчуров Р.А.” крестьян –фермер хуҗалыгы башлыгы Бикчуров Равиль Ади улы, Чүпрәле районы ветераннар советы президиумы әгъзалары Камалов Ханбик Хамит улы, Хайруллин Мансур Иршат улы, Субаев  Рәдиф Рафаил уллары катнашты.

   Вакыт һаман алга бара, алар инде дистәләгән еллар белән исәпләнә, ә еллар - мәңгелеккә тарих битләренә күчә бара. Еллар үтү белән 80 - 90 еллардагы 18 - 20 яшьлек егетләрнең батырлыгын, шушы газиз балаларын  ут эченнән көткән аналарның кичерешләрен тагын да тирәнрәк аңлыйсың.

   Тарихтагы бу вакыйгаларга карата фикерләр каршылыклы. Фәрман бирүчеләр дә, шушы фәрманнарны үтәүчеләр дә төрле карашта. Ләкин нинди генә фикерләр, карашлар булса да -  бу бер шомлы һәм куркыныч сүз эченә сыйган вакыйгалар – “сугыш”. Кешелекнең иң зур дошманы, инде башка беркайчан да кабатланырга тиеш булмаган - сугыш! Шуңа да бу очрашу беркемне дә битараф калдырмады.

   Тарих битләрендәге бу вакыйгаларны онытырга беркемнең дә хакы юк.

   Зур корбаннар аша килгән тыныч көннәрнең кадерен белеп, сугыш кырларында, кайнар нокталарда гомерләрен куркыныч астына куеп хәрби бурычларын намус белән үтәгән авылдашларыбызны хөрмәт белән искә алып, киләчәк буынга бу көннәр, бу вакыйгаларны җиткерә алу безнең бурычыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International