Чүпрәле районы Шланга авылында яшәүче тыл ветеранына 90 яшь тулды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

   ​​​​​​​8 гыйнвар көнне Шланга авылында яшәүче тыл ветераны Фәүзия Нетфулла кызы Хәлиловага 90 яшь тулды.

   - Сугыш елларында без өлкәннәр белән бергә басуда эшләдек, – дип сөйли юбиляр. - Әти фронтка китте дә кире кайтмады. Мин 13 яшьтән эшли башладым, фронт өчен дип бөтен колхоз кырларында тәмәке үстерделәр, шунда безгә дә эш җитәрлек булды.

   Сугыш тәмамлангач, Фәүзия апа колхозда эшләвен дәвам итә. Авылдашы Хәмидулла исемле егет белән тормыш кора. Хәлиловлар 8 балага гомер бирәләр, тик гаиләләренең бәхете генә гомерле булмый. 45 яшендә Фәүзия апа тол кала. Кечкенә кызына ул вакытта нибары 4 яшь була. Балаларын ялгызы аякка бастыра, тәрбияли, укыта. Әнисен дә үз янында тәрбияләп, соңгы юлга озата ул.

   Ялгыз тормыш итүләрнең авырлыклары аның холкын сындыра алмый, киресенчә, ныгыта гына, тормышның һәр үткән көннең кадерен белергә өйрәтә.  

   Бүгенге көндә Фәүзия апа төп нигезендә улы Марс белән яши. Йорт тутырып терлеген асрыйлар. Әле сыерны да моннан өч ел элек кенә сатып җибәргәннәр, 87 яшенә кадәр сыер сауган Фәүзия апа.

   Юбилярның табигатьтан килгән кешеләргә ярдәм итү сыйфаты да бар. Буыннары чыккан кешеләргә булыша ул. “Әллә кайлардан кадәр ярдәм сорап киләләр”, - ди.

   Фәүзия апаның бүген тормышы, гаиләсе түгәрәк. Кызлары, уллары “әни” дип кайтып җитәләр, 12 оныгы, җиде оныкчыгы үсү бүхетен дә күрә ул.

   Истәлекле гомер бәйрәме белән Фәүзия апаны Чүпрәле муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илмас Абдреев һәм авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәрәмов котладылар. Кунаклар РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырып, юбилярга нык сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International