2019 елның беренче көнендә Чүпрәледә яшәүче Шәмсенур Хәйретдинованы 90 яшьлеге белән котладылар

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

   Яңа 2019 елның 1 гыйнварын Чүпрәле районы Иске Ишле авылында яшәүче Хәйретдинова Шәмсенур Арифулла кызы юбилейлы дата белән каршы алды.

   Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов килде. Алексей Иванович хезмәт ветеранына, тыл хезмәтчәненә Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды.

   Шәмсенур Арифулла кызы Иске Ишле авылында үскән. Әтиләре сугышка китеп вафат була, ятим үскән баланың тормышы җиңелләрдән булмый. Кечкенәдән колхозда эшли.

   Шәмсенур апа күңелдәгесен җырга салып көйли. “Моңайганда, авыр чакта гел җырлап җибәрә идем”, -  ди ул.

   Аннан Мизбах абыйга кияүгә чыга, әмма ире белән дә бәхетле тормышлары озакка бармый. Олы балаларына 12 яшь, ә иң кечкенәсенә 1 яшь тулганда (гаиләдә барлыгы җиде бала була), ире Мизбах якты дөнья белән хушлаша. 

   Балаларны аякка бастыру өчен көн-төн эшли Шәмсенур апа. Колхозда салам ташый, төрле эшләр башкара. “Ярый әле сыерыбыз - туендыручыбыз булды, ач булмадык”, - ди ул.

   Бүген юбилярның дүрт баласы исән, 6 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Шәмсенур Арифулла кызы улы Рашат тәрбиясендә яши, кызлары да шәһәрдән еш кайталар.

   - Сугыш булмасын, тыныч күк йөзендә һәрвакыт  кояш балкысын, - дип тели юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International