Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте базасында зур семинар-киңәшмә узды

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

   Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте базасында районның терлекчелек тармагында хезмәт куючы белгечләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында узган елгы эшкә нәтиҗә ясау буенча зур семинар – киңәшмә узды. Аның эшендә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров катнашты. 

  Сер түгел, “Цильна” җәмгыяте кебек хуҗалыклар күп түгел. Мондагы хезмәтчәннәрнең эш тәҗрибәсен районда да, республика күләмендә дә өйрәнәләр, биредә кулланылышка кертелгән заманча алдынгы технологияләр авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә һәръяклап үзен аклый. Идарә җитәкчесе Барис Гафуров та, аның кулы астында эшләүче белгечләр дә, урта звено кадрлары да беренче чиратта тармакларның нәтиҗәлелеге өчен сүз алып баралар. Башкача мөмкин дә түгел. Бүгенге базар шартларының таләбе шундый.

   Семинарда катнашучылар терлекчелек фермаларында булып сыер савучылар, терлек симертүчеләр эше белән таныштылар. Белгечләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Идарә җитәкчесе Барис Гафуров әйтүенчә, продукция җитештерүне арттыруда хезмәткә түләү төп критерийларның берсе булып тора. 900 сыерны 25 тән артык хатын – кыз сава. Араларында алдынгылар да шактый. Билгеле инде, күп сөт җитештерүчеләрнең хезмәт хаклары да башкаларга караганда югарырак. Декабрь ае күрсәткечләре буенча, мәсәлән, алты сыер савучының хезмәт хакы 40 мең сумнан да артыграк булган. Терлек азыгын да биредә мулдан әзерлиләр. Сүз салам, печән һәм фураж турында гына бармый. Ел саен сенажын да, силосын да ел ярымга җитәрлек запас белән туплыйлар. Үзләренең комбинированный азык әзерли торган цехлары бар. Борчак, кукуруз оннары тарттырыла. Рационда каралган азыкларга макро һәм микро элементларга бай булган өстәмәләр кушыла. Монда иң мөһиме һәр сыерның аерым генетикасын фәнгә нигезләнеп өйрәнәләр. Маллар алдында 24 сәгать дәвамында азык булырга тиеш. Безнең фермаларда ул шулай эшләнә дә. Үзегез күрәсез, утлыкларга берничә төрле печән: костерка, берьеллык үлән һәм люцерка салынган, сенаж һәм силос бетеп тә тормый. Концентратны гына үлчәп бирәбез, ул тәүлеккә унбиш кило каралган. Шулай булмаганда уңай динамикага ирешү мөмкин дә түгел”, - ди Барис Аппаувич. Бүген “Цильна” хуҗалыгында 2610 баш мөгезле эре терлек асрала. Әйткәнемчә, аларның 900–е савым сыерлар. Үткән ел дәвамында биредә тулаем 68656 центнер сөт саудылар. Бу районда җитештерелгән барлык сөтнең 28 процентка якынын тәшкил итә. Көтүне яңарту белән дә биредә ныклап эшлиләр. Үткән елда гына да 330 тана савым сыерлар көтүен тулыландырган. Симертүгә куелган һәр баш мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек үсешен 871 граммга җиткереп, 3653 центнер ит сатканнар (районның 19 проценты). Шуңа игътибар итик, “Цильна” хуҗалыгында елдан – ел мөгезле эре терлекләр саны арта бара, аларны асрау өчен заманча яхшы шартлар тудырыла. Биналарга реконструкцияләр үткәрелә, яңа технологияләр кертелә.

   Боларның барысы да җитештерелгән продукциянең күләмен һәм сыйфатын арттыруга мөмкинлек бирә. Хуҗалыкта дуңгызлар асрау туктатылгач күп биналар бушап калган иде. Җитәкчелек шунда ук мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру белән ныклап шөгыльләнә башлады. Фермада булганда шуңа да игътибар иттек, һәр бинада энергия саклагыч лампочкалар куелган. Димәк, тиеннәрдән сумнар җыелганын яхшы беләләр биредә. Кайбер хуҗалыклар соңгы елларда эшче атларны кыскарта башлады. “Цильна” хуҗалыгында ул киресенчә, ел саен арта бара. Райондагы 314 атның 85 –е шушы хуҗалыкка карый.   

   Семинарның икенче өлеше Кече Чынлы авылы Мәдәният йортында дәвам итте. Район Башлыгы Марат Гафаров фермаларда күргәннәрне анализлап, “Цильна” хуҗалыгы тәҗрибәсен ныклап өйрәнергә һәм барлык урыннарда да кулланырга кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International