Раштуа - изге бәйрәм

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

   6 январь төненнән 7 январьга каршы православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр.

   Христианнар өчен Гайсә туган көн – төп дини бәйрәмнәрнең берсе. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота.

   7 январьга каршы төн уртасында барлык храмнарда, чиркәүләрдә бәйрәм гыйбадәтләре уздырыла. Аннан христианнар бер-берсен Рождество Христово бәйрәме белән тәбриклиләр, изге теләкләр телиләр.

   Әлеге бәйрәм уңаеннан райондагы барлык храмнарда да чаралар узды. Иске Чүпрәле авылындагы Сергий Радонежский храмына килүчеләрне олы бәйрәм белән район Башлыгы Марат Гафаров котлады. Районыбызда элек-электән ике дин вәкилләре арасында дуслыкның яшәве өчен барлык шартлар да тудырылуын бәян итте, һәркемгә сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләде.

   Раштуадан соң, «святка»лар башлана – күңел ачу, шатлык, бәйрәм итү көннәре. Алар Хач мануга – 19 январьга кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International