Россия Федерациясе Конституциясе көнендә яшь чүпрәлеләргә паспорт тапшырдылар

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

   Яшь гражданнарга паспорт тапшыруны тантаналы төстә оештыру районда традициягә әйләнде. Аның чираттагысы 12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне кысаларында узды. Район ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган сигез чүпрәлеле шәхесне раслаучы документ алды.

   Паспорт - ул шәхес турында тулы мәгълүмат тупланган беренче документ һәм паспорт алу һәр яшүсмер күңелендә якты эз калдыра. Әлеге чарага мәктәп укучылары, ветераннар, әти-әниләр дә килгән иде. 

   Мөһим вакыйга белән яшь гражданнарны район Башлыгы Марат Гафаров котлады:

   - 12 декабрь - илебездә билгеләп үтелә торган тарихи көннәрнең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Әлеге истәлекле көн кысаларында сезнең тормышыгызда да зур вакыйга: шәхесне, Россия гражданины булуны раслаучы паспортларга ия буласыз. Паспортлы булу - сезнең алда зур мөмкинлекләр ача, шул ук вакытта олы җаваплыллык та өсти. Иң мөһиме, илебезнең лаеклы шәхесләре булыгыз, яхшы укыгыз, туган төбәгебезне, кече Ватаныбызны яратыгыз, - диде ул.

    Паспорт алучыларга изге теләкләрен Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов та җиткерде. 

    "Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы җирле бүлеге һәм “Яшь гвардияче”ләр  штабы тарафыннан истәлекле бүләк буларак РФ Конституциясе тапшырылды.

    - Паспорт алу дулкынландыргыч вакыйга. Бу көнне түземсезләнеп көттем, паспорт үз-үземә ышанычны тагын да арттыра, шул ук вакытта җаваплылык та өсти, - диде яңа гына паспортлы булган Рияз Измайлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International