Каһарманнар даны мәңгелек

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

   Ел саен 9 декабрьдә Россия Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә шул көнне императрица Екатерина II Изге Георгий Победоносец орденын булдыра. Дүрт дәрәҗәдә булган орден белән сугышларда аеруча зур батырлык күрсәткән хәрби җитәкчеләр, солдатлар бүләкләнә. Орденның дүрт дәрәҗәсенә бары тик дүрт кешенең генә лаек булуы мәгълүм. Алар арасында бөек полководецлар М. Кутузов, М. Барклай-де – Толлий да бар. 1917 елга кадәр Россиядә Георгий кавалерлары көне билгеләп үтелә торган була. Октябрь революциясеннән соң ордены да, бәйрәме дә гамәлдән чыгарыла. Бары тик 2000 елда гына орденга югары хәрби бүләк статусы кайтарыла. Ә 2007 елда Ватан геройлары көнен билгеләп үтү турында карар кабул ителә. Ватан геройлары исемлегенә Советлар Союзы геройлары, Россия Федерациясе геройлары, Социалистик Хезмәт геройлары исемнәренә лаек булган кешеләр керә. СССРда беренчеләрдән булып Советлар Союзы герое исеме очучылар Водопьянов, Лепидевскийга һәм алар коткарган челюскинчыларга бирелә. Бөек Ватан сугышы елларында 11,5 мең кеше Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек була. Алар арасында безнең Чүпрәле районыннан да биш Советлар Союзы герое бар. Гомумән, безнең Чүпрәле төбәге Ватанга ике Дан орденнарының тулы кавалеры, бер Россия герое һәм сигез Социалистик хезмәт герое биргән. СССРның элеккеге Авиация сәнәгате министры Петр Васильевич Дементьев әлеге олы исемгә ике мәртәбә лаек була.

   Халкыбыз үз каһарманнарын онытмый, шушы вакыйга уңаеннан ел саен район үзәгендә зур чара уза. Быел да аны зурлап үткәрделәр. Дан монументы янындагы мәңгелек ут янына веноклар салганнан соң сугыш һәм хезмәт ветераннары, район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, тармаклы технологияләр техникумы һәм Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе укучылары Каһарманнар Аллеясына килделәр. Митингта катнашучылар бер минут тын калып аларга ихтирам һәм хөрмәт белдерделәр. Муниципаль район Башлыгы Марат Гафаров һәм ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров бәйрәм белән котладылар, тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәткән якташ-геройларыбыз турында чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары да Каһарманнарыбызга багышлап монтаж әзерләгәннәр иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International