Татар Бизнәсендә яшәүче Фатыйма Закир кызы Назметдиновага 90 яшь тулды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

    Татар Бизнәсе авылында күпне күргән, авылның иң өлкән Акъәбиләренең берсе Фатыйма Закир кызы Назметдинова яши. 11 ноябрь көнне ул узенең 90-яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

    Фатыйма апа Татар Бизнәсе авылында ишле гаиләдә туа. Билгеле, авыр сугыш еллары күпләр өчен олы сынау була. Җиде баладан алар гаиләсендә өчесе генә үсә. Фатыма апага да яшьли олылар кул арасына керергә туры килә, шулай да ул авыл эшеннән курыкмый. Гомер буе колхозда эшли, сыерлар сава.

    Тормышка чыгып, бер кыз бала таба. Авылдашы Алляметдин белән генә бәхетләре гомерле булмый. Кызына 2,5 яшь булганда, ул бакыйлыкка күченә.

    Фатыйма апа үзенең бүгенге тормышын җәннәткә тиңли. “Кызым Дания белән, киявем Шәфиулла яшь бала тәрбияләгәндәй карыйлар үземне”, - ди ул.

    Юбилярны  котларга һәм сугыш елларындагы олы хезмәте өчен рәхмәт белдерергә район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Рамиль Мостафин килделәр. Алар Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International