Иске Шәйморзада яшәүче Мөгазәмә Зәкәрия кызы Хаяровага 90 яшь

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

   Иске Шәйморза авылында яшәүче Мөгазәмә Зәкәрия кызы Хаярова 10 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. 

   Адәм баласы ничә яшькә җитүенә карамастан, күңеле белән картаймый. Мөгазәмә апа да шулай.

   - 60 яшемә җиткәч, көзге каршына утырып еладым. Күңел шушы яшемә җитүемә һич ышанмады. Бүген дә миңа 90 яшьтер дип уйлый алмыйм, - ди ул.

   Мөгазәмә апа гаиләдә ир туганнары арасында бердәнбер кыз бала булып үсә. Шуңадыр да, әтисе аны кечкенәдән үк бик иркәләргә ярата. Сугышка киткәндә дә: “Кызымны күрер өчен кайтам”, дип саубуллаша. Тик ике сугыш йөреп, өченчегә киткән әтисенең бу соңгы сүзләре була. Мөгазәмә апаның тагын ике абыйсын да алалар сугышка. Бер йорттан чыгып киткән ир-аттан бары бер хәбәр генә килә, ул аларның хәбәрсез югалуы турында бәян итә. Кайнана-кайната, өй тулы ир бала белән әниләре тол кала.

   Белем алу түгел, аның турында уйларга да вакыт булмый. 4 сыйныфтан соң, Мөгазәмә апа колхозга эшкә йөри башлый. Яшь кызларны урман кисәргә җибәргәч, ул анда булачак тормыш иптәшен Фәйзрахманын очрата. Ике яшь йөрәк гаилә кора, дүрт бала үстерә. Бүгенге көндә Мөгазәмә апа улы Радик һәм килене Әнисә белән төп нигезендә яши.

   90 яшьлек юбилее белән Мөгазәмә апаны котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килделәр. Кунаклар юбилярга тормышның авыр сынауларына бирешмәгәне, хезмәте өчен хөрмәт белдереп, Россия Президенты В.В.Путиннан котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаровтан бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International