Иске Кәкерледә Кабак бәйрәме узды

2018 елның 9 ноябре, җомга

   Иске Кәкерле авылы халкы быел да традициягә тугры калып, мәдәният йортында Кабак бәйрәме үткәрде. 

   Һәркем бәйрәмгә берсен-берсе уздыра-уздыра, бакчасында үстергән яшелчәләрен сәхнәдә күргәзмәгә төзде.

   Чара балалар театрының “Шалкан” спектакле белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде, мул яшелчәләр үстерүчеләргә бүләкләр тапшырды. Кичәдә  концерт номерлары, уен-көлке, кызыклы конкурслар, лотерея уйнату урын алды. Наиль Арсланов, Ранис Алиев, Алсу Усманова, Илүзә Шаммасова, Тәлгать Аббазов моңлы җырлары белән чыгыш ясадылар.

   Иң зур кабак (38 кг зурлыкта)  иясе булып  Рәзил Фәткуллин табылды. Аннан соңгы урынны, 35 кг авырлыктагы кабак белән, Алсу Усманова яулады. 30 кг авырлыктагы кабак ияләре - Камилә Хәмидуллина, Алмаз Төхфәтуллин, Алинә Калимова, Назилә Шаммасова, Ландыш Шәмсетдинова, Алинә Айзәтуллина, Әлфинә Амирова булдылар.

   Чарада иң эре чөгендер үстерүчеләрнең дә исемнәре аталды. Бакчасында 7 кг зурлыкта чөгендере белән Алинә Мөхәммәтшинага тиңнәр булмады. Ә аш (кызыл) чөгендердән мул уңышны Земфира Аббазова алган. Алар бакчасында үскән чөгендернең авырлыгы – 3 кг. Кишерне дә мул үстерүчеләр бар.  Җиңүче исеменә 2,5 кг авырлыктагы кишер белән Гүзәлия Вәлиева лаек булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International