Иске Шәйморза авылында яшәүче Наҗия Фәхретдиновага 90 яшь тулды

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

   Чираттагы  өлкән яшьтәге юбилярыбыз Иске Шәйморзадан – Наҗия Лотфулла кызы Фәхретдинова.

   Туган як табигатен яратып, кешеләрен үз итеп үскән Наҗия апага авыл тормышы бетмәс мәшәкатьләре белән кечкенәдән үк таныш. Бертуган сеңлесе белән алар әтисез үсәләр. Хезмәт биографиясен дә ул бик иртә элек елларда дан казанган “ХХII партсъезд исемендәге” хуҗалыкта башлый. Сыер сава, бригадтта гектарлап чөгендер эшли. Исеме һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. “Хезмәте күрә хөрмәте”,  дигәндәй, премияләрдән тыш, тырышып эшләгәне өчен санаторийга юллама белән дә бүләкләнә.

  1962 елда аңа да бәхет насыйп була. Өч баласы белән тол калган авылдашы Миңгалига кияүгә килә ул. Озакламый бер-бер артлы уртак дүрт балалары да дөньяга килә.

   Бүген  төп нигездә Наҗия апа килене Гөлназ белән гомер кичерә. Балалары читкә китеп урнашкан, төп нигездә калган улы Ирек моннан 12 ел элек бакыйлыкка күченгән. Иреге аның Әфганстанда хезмәт итеп кайта. Миңгалие вафатына да ике дистәдән артык еллар узган.   

   Наҗия апаны бәйрәме котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килделәр. Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Исәнлек, балалар игътибары теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International