Чүпрәлеләр, гриппка каршы вакцина ясатыр вакыт

2018 елның 19 октябре, җомга

Гриппны дәвалауга караганда, кисәтүе яхшырак булуын күбебез үз тәҗрибәсеннән чыгып белә. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым икәнлеген табиблар да ел саен ассызыклап тора. Ә вакцинация бүгенге көндә грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы.

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гүзәлия  Маликова  грипп һәм аны булдырмау турында сөйләде:

- Грипп аеруча авыр уза торган кискен респиратор вирус инфекциясе, чөнки ул еш кына өзлегүләргә китерә, тиз тарала, шактый гына икътисади зыян китерә. Шуңа күрә аңа каршы вакцина уйлап табылган. Гриппка каршы вакцина ясату грипп белән авыруга һәм аның халык арасында таралуына юл куймауның иң нәтиҗәле чарасы. Грипп ел саен үзгәреп тора, шуңа күрә, иммунитет барлыкка килсен өчен, ел саен прививка ясатырга кирәк. Вакцина җитештергәндә, ел да Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының якындагы сезонда гриппның кайсы төрләре көтелүе турындагы киңәшләре кулланыла. 2018-2019 елгы сезонда гриппның өч төре булырга мөмкин.

Гүзәлия  Рәшитовна  сүзләренә караганда, хәвеф төркеменә керүче кешеләр аеруча еш авырый. Алар – мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балалар, укучылар, студентлар һәм эшчәнлекләре буенча күп кеше белән элемтәгә керүче өлкәннәр (укытучылар, медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, ягъни сәүдә, җәмәгать туклануы, даруханә, чәчтарашханә хезмәткәрләре). 60 яшьтән өлкәнрәкләр, йөкле хатын-кызлар, армия хезмәтенә китүчеләр. Аларга федераль бюджет хисабына бушлай вакцина ясала.

– Ел саен  эпидемияне булдырмау максатыннан  вакциналаштыру планы төзелә, аның нигезендә  хәвеф төркеменә керүчеләрнең мөмкин кадәр күбесенә прививка ясау бурычы тора.  Быел безнең районда хәвеф төркеменә керүчеләрне вакциналаштыру планы – 10095 кеше. Аларның 7000 – өлкәннәр, 3095 – балалар. Безнең районга вакцина партияләп кайта. Бүгенге көндә 1804 балалар дозасы, 3561 өлкәннәр  дозасы  кайтты.

Прививка ясату кампаниясе башланды. Аңа кушылырга теләүчеләр поликлиниканың махсус прививка кабинетларына мөрәҗәгать итә ала. Алдан үзеңнең участок терапевтыңда булырга, прививка ясатырга рөхсәт алырга кирәк

– Район оешма, предприятиеләрендә хезмәт куючы хезмәткәрләрне, гомумән райондашларыбызны гриппка каршы прививка ясатырга чакырам, – дип мөрәҗәгать итә баш табиб урынбасары.

Гүзәлия Маликова  сүзләренә караганда, район үзәк  хастаханәсендә халыкның ОРВИ һәм грипп белән авыруы мониторингы алып барыла. Узган сезон статистикасына караганда, ОРВИ белән авыручыларның 70 проценттан артыграгы – гриппка каршы прививка ясатмаган кешеләр.  Яхшылап уйлап, дөрес карар кабул итү мөһим. Сәламәтлек – зур байлык, аны куркыныч астына куярга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International