Игътибар! Мессенджерларда хәбәрләр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кызлар тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә акча түләргә вәгъдә итә. Шулай ук гаризаны тиз арада — 1 ноябрьгә кадәр шәхсән Пенсия фонды органнарында тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә.

    Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсионерларга бернинди өстәмә түләү дә көтелми, дип кисәтә. Әлеге рассылка мошеникларның эше!
    Игътибар итегез, агымдагы елда пенсия гражданнарга тулы күләмдә индексацияләнде, шуңа күрә агымдагы елда өстәмә түләү өчен нигез юк.
    Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International