Халык белән очрашуда шулай ук район прокуроры Илдар Маликов та катнашты. Кабул итүгә барлыгы 9 граждан мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары алимент йөкләмәләре үтәлешенә, кредитлар һәм займнар, пенсия һәм хезмәт мәсьәләләре буенча бурычларны түләтүгә кагылышлы иде. Прокурор тикшерүе оештырылачак 8 язма гариза кабул ителде. Тагын бер мөрәҗәгать итүчегә хокукый характердагы аңлатма бирелде. Әлеге мөрәҗәгатьләрне карау республика прокуратурасы аппаратында контрольгә алынды.