Булачак Чүпрәле солдатлары өчен хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды

2018 елның 12 октябре, җомга

Бу зур җаваплылык кына түгел, Бөек дәрәҗә дә. Бүген район мәдәният йортында Ватанны сакларга әзер булачак солдатлар өчен хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды. Меңләгән яшь призывник арасында көзге чакыруда, Ватанга хезмәт итәргә  кырык биш Чүпрәле егете җыена. Аларга илебезнең барлык төбәкләрендә диярлек хезмәт итәргә туры киләчәк. Егетләрне армиягә озатырга, аларга җылы сүзләр әйтергә әти-әниләр, якыннары һәм дуслары, өлкән остазлар, шулай ук район җитәкчеләре җыелды.

Чараның тантаналы өлешен Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров ачты һәм Чүпрәле призывникларына Бөек Ватан сугышы елларында тынычлык хакына сугышкан һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәвен теләде. Марат Ринатович шулай ук хезмәтнең һәр егеткә кирәк булуын билгеләп үтте, чөнки ул холкын тагын да ныгытырга, аларның чын патриотлары, Ватанны саклаучылар итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк, һәм призывникларга физик һәм мораль яктан ныгып киткән сәламәт өйләренә кайтырга теләде. Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин һәм элекке хәрби комиссар, хәзерге вакытта генерал – майор В. А. Хапаев исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе директоры Виль Нуруллин армия тормышы турында сөйләделәр. Ул билгеләп үткәнчә, күп еллар дәвамында Чүпрәле районы хәрби хезмәткә алынучылар республикада, сәламәтлеге буенча да, хәрби белгечлек буенча да иң яхшылардан санала.Якташлар хезмәт иткән хәрби бүлекчәләрнең күп кенә командирлары безнең адреска Рәхмәт хатлары һәм бары тик яхшы фикерләр генә юллыйлар.

Бу күп нәрсә турында сөйли. Быелгы призывникларга ул бу традицияләрне дәвам итәргә һәм аларны тагын да арттырырга, шулай ук үзенең кече Ватаны турында онытмаска, өйләренә ешрак үзе турында хәбәрләр җибәрергә теләде. Район имам - мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов сугышчыларга Рухи остазлар һәм хәер-фатихалар белән мөрәҗәгать итте. Протоиерей Павел егетләргә хәер-фатихасын бирде, ә ата-аналарга балаларын рухи яктан сакларга һәм аларның уңышлы хезмәте турында дога кылырга чакырды. Район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин ата-бабаларыбызның, Бөек Ватан сугышы Геройларының сугышчан батырлыгы турында искә төшерде, аларның хәтеренә лаеклы, шулай ук рух ныклыгы һәм, әлбәттә, тизрәк әйләнеп кайтуларын теләде.

Йолдыз Муисина булачак солдатларга әти-әниләр исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтте, ул балаларга сәламәтлек, яхшы командирлар һәм уңышлы хезмәт итүләрен теләде. Ул балаларга үзләрен сакларга,  туган йортлары турында һәрвакыт истә тотарга, үз бурычларын намус белән үтәргә кушты. Җавап сүзе белән Иске Шәйморза авылыннан призывник Марсель Гыймадиев чыгыш ясады. Ул егетләр армиядә лаеклы хезмәт итәчәк, алдагы буыннар данын яклаячак дип ышандырды һәм мондый игътибар өчен барысына да рәхмәт белдерде. Шулай ук егетләр сугыш хәрәкәтләре ветераны Иршат Җиһаншиннан да матур сүзләр ишеттеләр. Залда районның үзешчән артистлары, Тәтеш кадет интернат – мәктәбе үзешчән сәнгать коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләре укучылары, тармак технологияләре техникумы укучылары һәм «Кояшкай " балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International