Чүпрәле техникумының 50 еллыгына багышланган конкурс җиңүчеләре билгеле

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Белгәнебезчә, агымдагы елда Чүпрәле тармак технологияләр техникумының  барлыкка килүенә 50 ел тулды. Әлеге уңайдан техникум дирекциясе һәм АҖ “ТАТМЕДИА” филиалы “Туган як” газетасы редакциясе белән берлектә конкурс игълан ителде.

Ел башыннан, даими рәвештә,  газета битәләрендә техникумның тарихы турында язмалар басылып килде. Үткән атнада исә, шуның нигезендә укучыларыбыз игътибарына 10 сорау тәкъдим ителде. Иң игътибарлы укучыларыбыз, әлбәттә, җавапларны тиз арада табып җаваплар да бирде.

Бүген исә техникумда тантаналы линейка барышында җиңүчеләр бүләкләнде. Техникум директоры Рамиль Әхмәтов Иске Чүпрәледән Илдус Хөсәенов һәм Хайбулдино авылыннан Николай Чаминга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр, редакция  коллективына исә конкурсны үткәрүдәге ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Без, үз чиратыбызда газета укучыларыбызга бик рәхмәтлебез. Киләчәктә дә "Туган як” газетасы редакциясе тормышында актив катнашырсыз, дигән өметтә калабыз дуслар!

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә сайтыбызда ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан фотохатирәләр конкурсы уза. Комсомоллы яшьлегегез турында берничә хатирә җөмләсе һәм фотосурәтләрегезне көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования