Салым түләр чак җитте

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта салым хезмәте салым түләүчеләргә 2017 ел өчен кәгазьләр формалаштыру белән мәшгуль.

Шәхси кабинеттан файдаланучылар аларны электрон төстә алды. Калган салым түләүчеләргә яшәгән урыннары адресы буенча юнәлтелде һәм Русия почтасы тарафыннан 1 ноябрьгә кадәр илтеп җиткерелергә тиеш. Исегезгә төшерәбез, 2017 елга милек салымнарын түләү вакыты — 2018 елның 3 декабренә кадәр.

Түләү өчен квитанцияләр, гадәттәгечә, салым кәгазьләренә беркетелгән.  Салымнарны банк яки Русия почтасы бүлекчәсендә, түләү терминаллары аша, шулай ук онлайн режимда Шәхси кабинеттан яисә Федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) “Салымнарыңны түлә” Интернет-сервисын файдаланып түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования