Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләр сезоны ачылды.
Бүген Киров районының Батыршин урамы буенча урнашкан мәйданчыкта Чүпрәле районы халкы да сәүдә итә башлады. Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ярминкәдә башкала халкына төрле ассортиментта продукция тәкъдим итә: сөт, кәбестә, чөгендер, кишер, бодай, арпа, солы һәм тд.
Башкала халкы өчен шулай ук бәйрәм Мәдәни программасы һәм чәй өстәле әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә көнне агымдагы елның 29 декабренә кадәр үткәреләчәк.