Марат Гафаров Чүпрәле районы Башлыгы итеп сайланды

2018 елның 14 сентябре, җомга

  Бүген Чүпрәле муниципаль районының 29 нчы утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән депутатлар район Башлыгын сайлады.

  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимнамәсе нигезендә район күләмендәге иң югары постка Марат Ринат улы Гафаров кандидатурасы тәкъдим ителде. Президентның әлеге тәкъдимен утырышта Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Загидуллин җиткерде. Ул Марат Гафаровны максатка омтылучан, энергияле, тырыш җитәкче булуын билгеләп үтте. Әлегә кадәр республиканың төрле муниципаль берәмлекләрендә һәм республика дәрәҗәсендәге җитәкче вазифаларда эшләү тәҗрибәсе барлыгына тукталды.
  Марат Гафаров 2018 елның 24 февралендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителгән иде. 9 сентябрьдә булып узган өстәмә сайлауларда исә Марат Гафаров Иске Чүпрәле авыл җирлегенең 1нче сайлау округы буенча авыл җирлегенә депутат булып сайланды – 429 сайлаучының 401е аны яклап тавыш бирде. Иске Чүпрәле авыл җирлеге депутатлары исә аны үз араларыннан Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы итеп сайладылар һәм закон нигезендә берүк вакытта ул район Советы депутаты да булды.
  Бүген исә район Советы утырышында катнашкан 36 депутатның 36сы да район Башлыгы вазифасына тәкъдим ителгән кандидатура өчен тавыш бирде һәм Марат Гафаров Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы итеп сайланды.
  Район Башлыгы итеп сайланганнан соң М.Р. Гафаров җитәкче Антын бирде. Чүпрәле районы һәм аның кешеләренең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен армый-талмый эшләячәген вәгъдә итте. Ул, шулай ук, үзенә ышанганнары өчен республика җитәкчелегенә, сайлаучыларга, депутатлар корпусына рәхмәт әйтте.
  Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин, ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Александр Груничев катнашты. Утырыш эшен район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International