Чүпрәле районы "Җылы йорт" приютында "Яхшык эшлә" дип аталган акция булып үтте. Бу акция кысаларында, приютта тәрбияләнүче балалар олы яшьтә булган Красновлар гаиләсендә булып кайттылар.
Балалар Рем Яковлевич белән Людмила Павловнага алдан әзерләп килгән концерт номерлары күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Ә ахырдан барысы бергә тәмләп чәйләр эчтеләр.