Чүпрәледә шугалак бинасы төзелә

2018 елның 27 июле, җомга

Агымдагы елда исә “Тент япмалы ачык шугалак” һәм аның административ бинасы төзелә башлады. “Чүпрәле сәнәгать паркы” янында сафка басачак әлеге комплекс юлдан үтеп баручыларның да, Дачныйда яшәүче халыкның да игътибарын җәлеп итә. Чөнки бик матур бина булачак кебек күренә.

Боз сараен төзү эшләре республика программасы кысаларында “Алтын групп” подрядчы оешмасы тарафыннан алып барыла. Бу оешма тарафыннан төзелүче әлеге объект районда икенчесе. Беренчесе – “Алтын” спорт комплексы. Шугалакны файдалануга тапшыру исә агымдагы елның ноябрь урталарына планлаштырыла. Аның административ корпусының гомуми мәйданы 699,84 квадрат метрны тәшкил итә, тент япмалы хоккей мәйданчыгы исә 2387,032 квадрат метрда урнашачак, суыткыч җайланмалары 31,6 квадрат метр урынны билиячәк. Административ бинада кирпеч кую, бүлмәләр бүлү кебек эшләр күптән төгәлләнгән, бүгенге көннәрдә түбәне каплауга әзерләү, стропиллар кую кебек эшләр белән мәшгуль эшчеләр. Шул ук вакытта бина эчендә диварларны штукатурлау, электр-монтажлау кебек эшләрне дә башлаганнар.

– Егетләр әйбәт эшли, иртәдән алып кичкә кадәр эш кайный биредә. Аларның һәркайсы үз хезмәтен белеп башкара, кушканны көтеп тормый,-ди төзелештә хезмәт куючылар турында төзелеш начальнигы Әнәс Шиһапов.

Әлеге төзелеш турындагы язманы интернет сәхифәбезгә урнаштыруга комментарий да пәйда булды. Анда Әлфис Мәүлетов:

– Хәзерге балалардан мин ак көнләшү белән көнләшәм. Чөнки без үскәндә безнең якта мондый спорт корылмалары юк иде. Тимераякта шуарга без район үзәгендәге хоккей мәйданчыгына кадәр төшә идек. Әлбәттә, ерак иде, әмма без, бала-чаганың шуасы килә иде шул. Хәзер үзебезгә якын ук бассейн да бар, тренажер заллары да эшләп килә, менә тиздән заманча шугалак та булачак. Мин бик шат туган авылым өчен, -дигән фикерен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International