Чүпрәле полиция бүлеге яртыеллык эш күрсәткечләренә нәтиҗә ясады

2018 елның 13 июле, җомга

Район башкарма комитетының утырышлар залында узган җыелышта район җитәкчесе Марат Гафаров, прокурор урынбасары Илмас Гарәфетдинов, район суды рәисе Алсу Рәкыйпова һәм бүлекнең личный составы катнашты.

Бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов чыгышыннан мәгълүм булганча, быелның беренче ярты елында күп кенә күрсәткечләр буенча ярыйсы гына уңай нәтиҗәләргә ирешелгән. Министрлык анализларыннан күренгәнчә, республиканың шартлы өченче категориясенә кергән 21 подразделение арасында район бүлеге алтынчы урынга күтәрелгән (Узган ел 19 нчы урында иде). Иделаръягы районнары арасында беренче урынга ук чыккан. Җинаятьләрне булдырмау буенча профилактик чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрү барәбәренә районда җинаять кылулар да Иделаръягы зонасында иң түбәннәрдән санала.

Агымдагы елның алты аенда 65 җинаять теркәлгән. Хезмәткәрләрнең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә аларның 96,6 проценты ачылган (ТР буенча 62,1%, Тәтештә -76,5, Буада – 81,3 %). Соңгы дүрт елда бу иң яхшы күрсәткеч һәм республика буенча да район бүлеге беренче урынны били. Алты ай дәвамында район территориясендә авыр һәм аеруча авыр 13 җинаять теркәлгән (былтыр 18 булган). Аларның 90 проценты диярлек ачылган (ТР буенча 65,2%). Милеккә каршы 16 җинаять кылынган (2017 елның беренче яртысында 26 җинаять иде), аларны ачу 70 процентны тәшкил итә.

Үткән елларда теркәлгән жинаятьләрне фаш итү буенча да даими эш алып барыла. Шундый бер җинаятьче кулга алынган. Законсыз корал әйләнеше белән бәйле ике җинаять теркәлгән, ә менә наркотиклар әйләнешенә караган җинаятьләр булмаган. Җәмәгать урыннарындагы җинаятьләрне кисәтү буенча һәрдаим профилактик чаралар уздырыла. Шуңа да карамастан, алты ай эчендә 11 хокук тәртибен бозу очрагы күзәтелгән, аларның барысына карата да диярлек административ бөркетмә төзелгән. Урамнарда җәмәгать тәртибен бозган җиде кеше административ җаваплылыкка тартылган. Шунысы куанычлы, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган бер генә җинаять эше дә теркәлмәгән. Спиртлы эчемлекләр эчкән килеш җинаять кылуның 27 очрагы исәпкә алынган. Үткән ел андый төр җинаять 19 гына булган. 

– Эчке эшләр органнары эшчәнлегендә превентив характердагы җинаятьләрне булдырмау иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып санала. Шулай да  быелның узган чорында шундый 27 җинаять теркәлде һәм алар буенча тикшерү эшләре алып барылды ,- ди бүлек начальнигы. 

Административ күзәтү астына алынган затлар белән эшләү буенча да уңай күрсәткечләр бар. Алар тарафыннан авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр теркәлмәгән. Административ күзәтчелек итү эше 94,1 процент белән бәяләнгән. Район суды тарафыннан билгеләнгән чикләүләрдән читләшкән ике зат җинаять җавалылыгына тартылган. Отчет чорында өч юл-транспорт фаҗигасе булган. Аларда өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Бу башка еллар белән чагыштырганда ике мәртәбә диярлек аз.

Эчке эшләр бүлеге электрон төрдә дәүләт хезмәте күрсәтүне дәвам иткән. Бүлеккә кергән гаризаларның 96 проценты электрон формада теркәлгән.

– Киләчәктә безгә авыр һәм аеруча авыр һәм икътисади юнәлештәге җинаятьләрне, барыннан да элек шәхескә, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына каршы җинаятьләрне булдырмас өчен эшне тагын да активлаштырырга туры киләчәк. Элек елларда кылынган җинаятьләрне ачу буенча да конкрет эш алып барачакбыз,- ди эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International