Чүпрәле районында гаилә елларының иң күләмлесен – 70 елын пар канатлар булып яшәүче бердәнбер гаилә – Шевелёвлар Алешкин-Саплык авылында яши.
Аннан кала, “Имән туй“ – сиксән ел бергә гомер кичерүчеләр, һәм “Кызыл туй“ – йөз еллык гаилә юбилее гына. 70 еллык исә – куанычлы, рәхмәтле, бәрәкәтле туй була икән. Ярты гасырдан артык парлап яшәү сирәкләргә генә насыйп бәхет шул.
– Авырлыкларны күп күрдек. Бергә кичергән кайгы-шатлыклар мөнәсәбәтләрне ныгыта. Иван чын ир-ат булды. Ямьсез сүзләр әйтмәде, кул күтәрмәде, - ди Елизавета Васильевна. –Тату яшәүнең иң мөһим кагыйдәсе – сабыр була белүдә. Сүзгә килгәндә дәшми тора белү кирәк. Авыр сүзләр әйтү яхшыга илтми. Бер-береңнең кадерен белеп яшәүгә берни җитми.
Киләсе елга Шевелёвлар икесе дә 90 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге датага, билгеле, тырыш хезмәт, сугыш елларының михнәтләрен, соңыннан илне торгызу чоры аша килгәннәр алар. 1956 – 1959 елларда Иван Ильич Казахстанга китеп, Целина җирләрен эшкәртүгә дә үз өлешен кертә.
Ике йөрәкнең очрашу мизгеле дә колхоз кырында була. 1948 елда исә, 19 яшендә генә булуларына да карамастан, гаилә тормышын башлап җибәрәләр. 11 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә әлеге нәселне 21 онык, 15 оныкчык тулыландыра.