Чүпрәледә "Коляскалар парады" узды

2018 елның 6 июле, җомга

6 июль көнне Чүпрәледә "Коляскалар парады" узды. Анда 8 яшь гаилә катнашты.  Чара “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Нык гаилә” проекты кысаларында үтте. 

Коляскалар парадында  8  яшь гаилә катнашты. Бәйгене ЗАГС бүлеге, китапханәчеләр һәм  мәдәният хезмәткәрләре берлектә оештырган.  Чара “Бердәм Россия”  сәяси партиясенең  “Нык гаилә” проекты кысаларында үтте.

Айрат Җәлалов,  район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

– Әлеге “парад“ – гаилә бәхетенең чагылышы. Чөнки коляскада–бала. Районда исә мондый чараны уздыру традициягә керде дип саныйм. Һәм анда елдан-ел күбрәк гаилә катнаша. Конкурста катнашучыларга исә уңышлар телим.

Әти-әниләр сабыйларын искиткеч итеп бизәлгән арбаларга утыртып, район үзәгендәге паркны  әйләнделәр. Һәр гаилә бәйгегә иҗади якын килгән, образлар килештереп, уйланып ясалган иде.

Иске Чүпрәле авылыннан Отажоновлар гаиләсендә нәни Сардорның коляскасы заманча, яшьләрчә ди-джей өчен кирәкле җиһазлар белән бизәлгән. Ә Хәйретдиновлар гаиләсеннән нәни Алия  “Маша һәм аю” әкиятендәге Маша образында, әтисе Ринат аю киемендә килгән.   Мухаметшиннар һәм Айзатуллиннар  балалары өчен коляскадан   юл-патруль хезмәте машинасы ясаган.

Бәйгедә каташучыларның һәркайсына бүләкләр, Грамоталар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International