Татар Төкесе авылында яшәүче Шәмсенур апа Миначевага 95 яшь

2018 елның 6 июле, җомга

Аның да дүрт почмаклы өендә ишек алдыннан ук басма такталары сап-сары итеп юылган, тәрәзәләрдә ике якка тартылып куелган пәрдә арасынннан яран гөлләр күренеп тора, ә түр башында горур гына пөхтә итеп өч рәткә өелгән мендәрләр утыра иде. Хәтта өйдәге мич тә шул ук урында, мич авызында исә чәйнеге, кәстрүле урын алган.

Шәмсенур апа ялгызы гына яши. Язмышын ике мәртәбә сынап карый ул. Беренчесендә Алимҗан исемле Иске Кәкерледәге авылдашына тормышка чыга. Тик ул сугышка китә һәм кайтмый. Икенчесендә Шыгырдан якларына Касыйм исемле ир-атка тормышка чыга. Тик бу юлысы да гаилә таркала. Кызы Фидания белән ул Татар Төкесенә кайтып төпләнә. Соңрак кызы да вафат була. Шулай итеп, беръялгызы кала.

Бүген аңа 95 яшь. Ходай Тәгалә озын гомер белән саулыгын да биргән. Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов әйтүенчә, моннан берничә ел элек кенә әбекәй  бакчада печән чабып йөргән әле.

Дөрес, бүген әлеге эшләрне башкара алмаса да, кечкенә генә өендә көн күреп, бакчасында бәрәңгесен дә үстерә, үз-үзен пөхтә итеп тә тота. Янына көн саен диярлек үз кызы кебек, социаль хезмәткәр Люция Идрисова килеп йөри. Күршесе Гөлфәрия  Айнуллова да ярдәменнән ташламый.

– Иртән торуга ук, күземне бу якка ташлыйм. Йорт тирәсендә хәрәкәт булса-булмаса да кереп җитәргә тырышам. Ничә еллар бергә гомер кичерәбез бит. Әни кебек якын,-ди Гөлфәрия ханым күршесе турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International