Чүпрәледә яшь белгечләр дипломлы булды

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә биредә дүрт ел дәвамында белем алган 40 студент өч белгечлек буенча дипломнар алды. Алар арасында “Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау”, “Җәмәгать туклану продукциясе технологиясе” һәм “Автомеханик” белгечләре бар. -Техникумда бүгенге көндә төрле юнәлештә һәм төрле яшьтәгеләргә белем алырга була. Хезмәт урынында югары баскычларга ирешергә, я булмаса башка төр һөнәр үзләштерергә теләүчеләргә уку йорты квалификация, курслар узу мөмкинлеге тәкъдим итә. Безнең ишекләребез һәркем өчен ачык, укырга теләк белдерүчеләргә ярдәм итәргә әзербез. Улын яки кызын безнең уку йортына ышанып тапшырган әти – әниләргә дә рәхмәтем чиксез. Студентларыбыз төрле конкурсларда катнашып урыннар яуладылар, техникумыбыз данын лаеклы якладылар. Тормыш тәҗрибәсе җәмәгатьчелек алдында үз кагыйдәләрен куя. Кемгәдер карьера баскычы буенча үсәргә кирәк, кемгәдер башка юнәлештән китәргә һәм башкасы. Күп галимнәр, фән белгечләре арасында да беренче баскычны техникумнан башлаулары мәгълүм. Уңышлар сезгә, кайда гына эшләсәгез дә үзегез укыткан укытучылар йөзенә тап төшермәгез,- диде уку йорты директоры Рамил Әхмәтов. Техникумның бүгенге көндә Татарстан, Ульяновск, Чувашия өлкәсендәге югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итүе яшь белгечләргә укуларын тагын да уңышлы дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Дипломнар тапшыру тантанасында Чүпрәле муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров, җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы җитәкчеләре Барис Гафуров белән Владимир Николаев та катнашты. Район җитәкчесе диплом алучы һәр белгечне ихлас тәбрикләде, әлбәттә, аларны район җирлегендә хезмәт куюларын да теләде. Әти – әниләр исеменнән сүз алган Зөлфия ханым Юсупова бүгенге техникумда тиешле дәрәҗәдә белем бирү өчен бөтен уңайлыклар, сыйныф бүлмәләренең заман таләпләренә тулы җавап бирүен һәм укытучыларның үз фәннәре буенча югары әзерлектә булуларын искәртте һәм педагогларга, производствога өйрәтү осталарына рәхмәтләрен җиткерде. Аның улы Салават та сүзсез калмады, үзенең рәхмәт хисләрен җыр аша яңгыратты. Хәерле юллар сезгә, яшь белгечләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International