Татарстан синоптиклары 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда янгын куркынычы югары булу хакында кисәтә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә бу вакытта урманнарда урыны белән 4 нче класслы янгын куркынычы ихтимал.