Марат Әхмәтов Чүпрәле кырларын карады

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Чүпрәле районында Татарстан Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.

Министр эшлекле сәфәрен район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров белән вертолетка утырып, кырларны караудан башлады. Аннары «Цильна” җәмгыяте кырында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты.

Марат Әхмәтов  чүпрәлеләрнең язгы чәчүне уңышлы төгәлләвенә тукталды. Быел ашлык базарында вәзгыятьнең товар җитештерүчеләр өчен уңайрак булачагы турында белдерде.

- Тулаем алганда, быел ашлыкны сатып алу бәяләре югарырак булыр һәм ихтыяҗ да булыр, дип көтәбез,-диде.

Министр, шулай ук, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дизель ягулыгын да түбәнрәк хактан бирелүен әйтте һәм моның урак төгәлләнчегә кадәр шулай буласына өметләндерде.

- Сөтне сатып алу бәяләренең дә түбән булуы борчый, әлбәттә. Хөкүмәт тарафыннан сыер башына бирелә торган субсидия сөткә бәяне бераз тигезләштерергә мөмкинлек бирде, әлбәттә. – Вәзгыять гел шулай тормас, сатып алу бәясе дә үсәр инде ул,- диде Марат Әхмәтов.

Министрга үзебездә җитештерелә башлаган яңа продукцияләрне дә күрсәттеләр. Алар “Дуван бакчалары”, “Иделбуе цеолиты” һәм Фәниль Җәббаровның сөт эшкәртү цехында җитештерелгән продукцияләр иде. Аларның һәрберсенә тәфсилләп тукталып Марат Әхмәтов җитештерү шартлары белән кызыксынды, министрлык тарафыннан бирелә торган грант-ярдәмнәргә дәгъва кылу кирәклеге турында белдерде.

Очрашу соңында министр сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International