Зур Чынлы балаларына бәйрәм бүләге - спорт мәйданчыгы

2018 елның 1 июне, җомга

Чара үтәсе урында күңелләрне дәртләндереп музыка яңгырый. Көннең сүрән һәм салкынча торуына да карамастан, мәктәп балаларының йөзендә шатлыклы елмаю чаткылары күренә. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки әлеге спорт мәйданчыгын бик зарыгып көтеп алдылар алар. Ниһаять ул шатлык – куанычлы көн килеп тә җитте. Авыл халкының, бигрәк тә балаларның шатлыгын бүлешергә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Гафаров килде. “Авыл халкы өчен төзелгән һәр яңа объект кечкенә генә булса да бәйрәм буларак кабул ителә. Хәзер биредә балалар үзләренең буш вакытларын рәхәтләнеп файдалы үткәрәчәкләр, физик мөмкинлекләрен арттырачаклар. Бу исә үз чиратында спорттагы талантларны ачыклауга этәргеч ясаячак. Сер түгел, авыл балаларының заманча спорт мәйдачыгына булган ихтыяҗы һәркемгә мәгълүм. Балалар безнең киләчәгебез, дип әйтәбез икән, без алар турында даими кайгыртырга да тиешбез. Балалар сау – сәламәт, акыллы, физик һәм рухи яктан көчле булып үсәргә тиеш. Кече яшьтән спорт белән шөгыльләнгән бала һәрчак нык була. Спорт мәйданчыгыннан тулы файдаланыгыз, үзегезне киләчәкнең лаеклы кешеләре итеп әзерләгез”, - ди Марат Ринатович. Район Советы депутаты, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов һәм мәктәп директоры Рәмзия Әзмуханова да үз чыгышларында спорт мәйданчыгын төзүдә булышлык күрсәткәннәре өчен җитәкчеләргә ихлас рәхмәтләрен әйттеләр. Матур гадәт буенча яңа корылманы ачканда ал тасма кисәләр. Бу очракта да әлеге вазыйфаны башкару хокукын район Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Ринатович, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов һәм быел дүртенче сыйныфны бишле билгеләренә генә тәмамлаган Камилә Фәтхуллова үтәде. Шунда ук спорт мәйданчыгына балалар йөгерешеп керде, кайсы турникта, кайсы башка жиһазларда күнегү ясарга тотынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International