Чүпрәледә "Яшьләр хөкүмәте көннәре" узачак

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров Татарстан Республикасының яшьләр хакимияте рәисе  урынбасары Марсель Гафаров белән сөйләшү үткәрде. 

Яшьләр хөкүмәте көннәре - муниципаль район яшьләре белән очрашу чарасы бу. Максат – яшьләрне Татарстан Республикасы эчке мөмкинлекләре белән таныштыру һәм министрлык, ведомство эшчәнлеге механизмын күрсәтү, алардан район яшьләренә нинди файдалы ярдәм булырга мөмкинлеген аңлату.

Чарада Татарстан Яшьләр хөкүмәте яшьләргә грант ярдәме, республиканың яшь педагоглары советы эше турында сөйләячәкләр, сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу уздырылачак һәм эшлекле уеннар үткәреләчәк.

Искәртеп үтик, Татарстан Яшьләр хөкүмәте 2016 елның 28 декабрендә төзелде. Аның составына "Кадрлар резервы" һәм “Югарыга” бәйгесенең финалыннан проектка 23 яшь киңәшче керде. Аларның һәркайсы Татарстанның министрлык һәм ведомстволарында кураторлык итә. Иң яшь киңәшчегә - 20, өлкәненә 27 яшь.  Татарстан Республикасының яшьләр хакимияте рәисе  урынбасары Марсель Гафаров исә безнең якташыбыз, ул Иске Чокалы авылында туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International