«1941-1945 елгы сугыш хатлары» күчмә фотокүргәзмәсе Чүпрәледә

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

 Бу масштаблы чара “Тарихи Хәтер” проекты кысаларында Татарстан Республикасының архив эше дәүләт комитеты һәм “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Күчмә фотокүргәзмәне чүпрәлеләр Буадан кабул итеп алды һәм Тәтеш районына тапшырды.

Исеменнән үк күренгәнчә, фотокүргәзмә фотолардан тора, әмма алар гадәти түгел. Дөресрәге, фотоларда сугыш хатлары чагылыш тапкан.  Аларны якташларыбыз, Татарстаннан яу кырына киткән батыр улларыбыз  якыннарына, гаиләсенә язган. Кызганыч, бүгенге көнгә хатларның күпчелеге сакланмаган. Шуңа да проектның максаты булып,  Бөек Ватан сугышы фронтыннан килгән шушы  хатларны халык күңелендә саклау, мәңгеләштерү тора.

Район мәдәният йортындагы фойеда урын алган фотокүргәзмәне ачу тантанасында район Башкарма комитеты  җитәкчесе Марат Гафаров һәм ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, мәктәп укучылары, өлкәнәннәр, ветераннар  катнашты.

Марат Гафаров фотокүргәзмәдә урнаштырылган һәр хатның эчтәлегендә солдат күңеле, аның борчу-шатлыклары урын алуын билгеләп үтте, укучыларга  аларның һәркайсы белән танышып чыгарга тәкъдим итте. Гөлчәчәчк Нәҗипова исә, фронттан килгән хатларның тарихи ядкарь булуын һәм алар үткәнебез белән бүгенгебезне  бәйләвен ассызыклады. Ул бу проектның халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын мәңгеләштерүдә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте.

Фотокүргәзәмә арасында Яңа Кәкерледән фронтка киткән солдат егет, лейтенант  Солтан Каримовның абыйсы Наҗипкә язган хаты урын алган. Ул анда абыйсын Җиңү бәйрәме белән котлый һәм тиздән очрашуга өметләнеп хат яза. Бүгенге көндә әлеге хат Нәҗип абыйның кызы Венера ханымның шәхси архивында  саклана.

Фотокүргәзмәдә, шулай ук, Чуваш Чүпрәлесеннән Афанасьевлар гаиләсе катнашты. Аларның әтиләре Василий Афанасьев  сугышка киткән һәр көненнән башлап көндәлек язып барган һәм ул бүгенгәчә гаиләләрендә саклана. Бу хакта аның уллары сөйләде. Чүпрәле районы буенча проект башланганнан бирле, фронттан килгән шундый 67 хат район крайны өйрәнү музее аша узган. Аларның күчермәләре дәүләт  архивынатапшырылган. Проект киләчәктә дә дәвам итәчәк, фронттан килгән хатларны эзләү дәвам итәчәк билгеле. Ә фотокүргәзмәне  исә  барлык районнарда һәм шәһәрләрдә йөреп чыкканнан соң,   9 май-Җиңү бәйрәмендә Казан шәһәре кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International