Илдар Насыров: "Мин мишәр егете"

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

 Илдар, син безнең якташыбыз, үзең һәм тамырларың турында сөйләшик әле.

– Әйе минем тамырларым Чүпрәле якларына килеп тоташа.  Әби- бабамнар Яңа Задур авылында туып, гомер иттеләр. Минем нәселем зур, әбием белән бабам  14 балага гомер биргәннәр, әбием “Герой-ана” дигән мактаулы исемгә лаек. Шушы гаиләдә икенче бала булып  минем әтием Әсхәт туган. Җәйге ялларым һәрвакыт әби-бабам янында, Яңа Задур авылында үтте. Шуңа да мин Чүпрәлене якын итеп, үземнең туган ягым дип саныйм.

– Илдар, җыр-музыка өлкәсенә  кереп китүең ничек булды?

– Бишенче сыйныфта укыганда  аккордеонда уйнарга өйрәндем, музыка белгечләреннән махсус дәресләр алдым. Җырларга әнием ягыннан булган дәү әнидән өйрәндем.   Ул борынгы җырларны шундый моңлы итеп җырлый иде. Шул да миңа, яшь балага, тәэсир итми калмагандыр. Беренче чыгышым 9 сыйныфта булды.  Бездә бит  рус мәктәбе, ә мин Әлфинә Әзһәмова җырын башкардым. Җырның мәгънәсең җыелган халык аңладымы-юкмы белмим, тик бик ошаттылар, көчле алкышларга күмделәр. Һәм шуннан башланып китте инде  җырга мәхәббәтем. 

Хәзер мин төп эшемнән кала, Ульяновск шәһәрендә эшләп килгән  «Идел»  татар халык җыр һәм  бию ансамбле солисты булып хезмәт итәм.  Җитәкчем Татарстаның атказанган артисты, Ульян өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре  Әлфия  Рамазанова.  Ульян педагогик университетын тәмамладым,  рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым. Кеше белән аралашу ошый, шуңа күрә бу һөнәр миндә зур кызыксыну уятты. Укытучылыгым, җырчы булуыма комачау итмәс дип уйлыйм.

– Илдар, син социаль челтәрләрдән күренгәнчә,  кастингларда, төрле бәйгеләрдә катнашасың...

– Әйе, бик күп төрле бәйгеләрдә катнашып, югары урыннар яуладым, хәзер дә дәвам итәм. “Татар моңы“, “Урмай моңнары“, “Сембер җыры“ ... санап китсәң, алар бик күп.  2017 елда Казан шәһәрендә Рөстәм Бикмуллинга багышланган «Бика-Фест» конкурсында катнаштым, анда үзең  иҗат иткән җырларны башкарырга  кирәк иде, һәм мин туганым, сезгә таныш булган, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дарина Фахретдиновага  багышланган «Бас җиргә, сеңелем» җырым белән автор-башкаручы исемен яуладым.  «Татар моңы – 2017» телевизион конкурсында катнашып Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зөлфия Шакирова премиясе лауреаты булдым. Ул мина бик зур бәя бирде.

–Илдар, яшь җырчы буларак үзеңә нинди стиль, образ сайладың?

–Минем репертуарда “Зәңгәр күзләр” дигән  күңелле, дәртле  җырым бар. Әлеге җыр Әнвәр Бакировның  Рәхим Саттар сүзләренә язылган – ретро җыр, ул Миңгол абый Галиев репертуарыннан. Бу җырга аранжировкалар ясаткач тамашачы ретро җыр итеп түгел, заманча җыр итеп бәяләде. Шундый җырларны яңадан сәхнәгә чыгарасым килә. Киләчәктә шундый юнәлештә эшләргә исәп.

– Миңгол Галиевтан мастер-класслар аласың. Аны үз остазың итеп саныйсыңмы? Кайда таныштыгыз?

– Барысы да популяр җырчы Иркә концертыннан башланды. 7 декабрьдә Казанда шул тамашада  алар бергә “Илкәем” җырын башкардылар. “Татар моңы” яшь башкаручылар  конкурсында  мин дә нәкъ шул “Илкәем” җырын башкарып чыктым. Миңгол Галиев жюрида иде, аралашу шуннан башланып  китте. Миңгол абый миңа үзе  үк “шәкертем” дип эндәшә, чөнки мин анардан җыр буенча дәресләр алам.

– Татар эстрадасының кайсы җырчылары һәм авторлары белән иҗатташлык итәсең?

– Әйе яшь җырчыга танылган җырчылар, композиторлар белән хезмәттәшлек итү–сәхнәдә үз урыныңны табырга ярдәм итә, дип саныйм. Популяр җырчы Иркәнең концертында  чыгыш ясадым. Аның белән киләчәктә  дуэт та эшләргә  исәп бар. Композитор һәм авторлардан җирле композитор Чулпан Фиргали,  Игорь Хан, Шахзат Разметов, Расилә Юсупова һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәм.

Үзем дә җырлар иҗат итәм. 2016 елда  беренче альбомым дөнья күрде.  Анда 14 җыр керде. Иң беренче “Зәңгәр күзләр” дигән җырыма клип төшергән идем, әле күптән түгел генә “Мишәр егете” дигән җырыма клип эшләдек, аны тиздән зәңгәр экраннарда күреп булачак. 

“Мишәр егете” клибы Ульяновскида җәй айларында ике көн дәвамында  төшерелде. Җырның сүзләрен шагыйрә дустым Рәсилә Юсупова, ә көен Шахзат Разметов иҗат итте. Клипны Вадим Мәүлетов төшерде. Ә сценарий идеясын мин  яздым.

– Сәхнәгә  оригиналь, кызыклы костюмнар белән чыгасың. Үзең бу образларны тудырасыңмы яисә стилист белән эшлисеңме?

– Миңа образны дизайнерым Айгөл Шәйхәттәрова  белән бергәләшеп эшлибез.  “Тормыш бүләге” исемле җырыма  биюләр  белән сәхнәгә куяр өчен әлеге чыгышка туры китереп махсус  костюмнар да тектердек. Тамашачы тәнкыйтьчеләр арасында   Филипп Киркоровка охшатып эшлисең дип әйтүчеләр булса да, күпчелек тыныч кабул итте. Мин артык игътибар бирмәскә тырышам, чөнки үземә ошый, сәхнәдә мондый кием кияргә мөмкин дип саныйм.

–Киләчәккә планнарың  белән дә уртакалашсаң иде...

– Репертуарны тагын да баету, икенче альбом чыгару бар планнарымда. Үземнең сольный концертларым белән зур сәхнәләр яулау–максатым.  Мин инде беренче шундый зур программамны әзерләдем һәм март ахырында Ульян тамашачысы алдында беренче имтиханымны тоттым.   Ә инде  13 апрель көнне туган ягым Чүпрәле районы мәдәният йортында якташларыма зур бәйрәм тәкъдим итәргә җыенам. Шул унайдан барлык җыр-моң сөюче райондашларымны  концертыма чакырам. Әлбәттә, бик дулкынланам, шулай да  киләчәк сәхнә тормышыма  якташларым үзләренең хәер-фатихаларын бирерләр,  дип ышанып көтеп калам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International