Чүпрәледә санитар-экологик икеайлык башлана

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

2018 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнары тарафыннан  закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эш арттырылачак. Әтик,  әлеге кысаларда авиа очышлар ярдәмендә караулар оештырыла, тимер юл һәм аның янындагы территорияләрне карап әйләнү, халык белән актив эш алып  бару планлаштырыла.

Ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын, гражданнарның күпләп ял итү урыннарын тәртипкә китерү буенча да зур эш башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International