Чүпрәлеләр "Чаңгы марафоны -2018"гә кушылды

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Узган якшәмбедә районның иң көчле чаңгычылары Иске Чокалы авылы янындагы чаңгы базасына җыелды. Ул көнне алар кышкы сезонны ябуга багышлап, чаңгы спорты федерациясенең район филиалы җитәкчесе Нияз Дамаев призлары өчен стартка чыктылар. 

Иртәнге якта һава температурасы 20 градустан да түбән иде, шуңа ярышларны да 11 сәгатьтә башладылар. Чаңгычылар әйтүенчә, көндезге һава температурасы да, карның сыйфаты да спортчыларга үзләрен максималь дәрәҗәдә күрсәтү өчен тулы мөмкинлек бирде. Марафон ярышта катнашу һәр чаңгычыдан аерым әзерлек һәм түземлелек сорый. Бу хакта спортчыларны сәламләгәндә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та ассызыклап үтте. “15, 20 һәм 30 чакрымлы дистанциядә ярышу өчен стартка чыгу үзе үк батырлык. Алга табан да спорт белән яшәгез, уңышлар юлдаш булсын!”,- диде Айрат Фиркатович. Чаңгы спорты филиалы җитәкчесе Нияз Дамаев та чаңгычыларга озын трассаларны җиңел үтеп, финишка беренче килүләрен теләде. Шуны да искәртим, соңгы елларда чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр саны бермә – бер артты. Авыл җирлекләре башлыклары да әлеге төр спортка зур игътибар бирәләр. Чуваш Чүпрәлесендә полковник Валерий Колпаков призларына, Убида каһарман якташыбыз П.В. Дементьев исемендәге призларга, Түбән Чәкедә - Н.Бултыков һәм Хорновар – Шигалида П. Юхвитов истәлегенә үткәрелгән ярышларда районның барлык чаңчылары да катнаша. Марафонда катнашу өчен дә 50 дән артык спортчы теләк белдергән иде. Дистанцияләрне чаңгычылар ирекле стильдә үттеләр. Ир – егетләр (18-35 яшь, 36-50 яшь, 51 һәм аннан да өлкәнрәкләр) - 30 км. Хатын – кызлар (18-35 яшь, 36-50 яшь, 51 һәм аннан да өлкәнрәк) - 15 км. Малайлар (2001-2003 елда туганнар) –15 км. Малайлар (2004-2006 елда туганнар) – 10 км. Кызлар (2001-2003 елда туганнар) –10 км. Малайлар (2007 – 2010 елда туганнар) -5 км. Кызлар (2004-2006 елда туганнар) – 5 км. Трассаларны уңышлы үтеп үз яшьтәшләре арасында призлы урыннарны яуладылар: 2001 – 2003 елларда туган малайлар арасында, 1 урын – Чернов Артем, 2 урын – Павлов Иван һәм 3 урын – Саймуллов Вадим Уби мәктәбеннән. 2004 – 2006 елда туган малайлар арасында 1 урын – Спиридонов Константин, уби мәктәбеннән, 2 урын - Мадюков Радион, Чуваш Чүпрәлесе мәктәбеннән, 3 урын – Макаров Владислав, Яңа Уби мәктәбеннән. 2001 – 2003 елда туган кызлар арасында 1 урын — Ахмукова Клавдия, Яңа Уби мәктәбе, 2 урын – Дергунова Анастасия, Яңа Уби мәктәбе, 3 урын – Кочурова Юлианна, Яңа Уби мәктәбе. 2004 – 2006 елда туган кызлар арасында 1 урын — Павлова Василиса, Яңа Уби мәктәбе, 2 урын – Ятманова Василина, Яңа Уби мәктәбе, 3 урын – Мусаткина Ирина, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе. 2007 – 2010 елда туган малайлар арасында 1 урын – Хемницер Максим, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе, )2 урын – Смирнов Артем, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе, 3 урын – Саймуллов Антон, яңа Уби мәктәбе. 18 – 35 яшьтәге ир – атлар арасында 1 урын — Смирнов Алексей, Чуваш Чүпрәлесе, 2 урын – Марков Николай, Чуваш Чүпрәлесе, 3 урын – Митрошкин Евгений, Чуваш Бизнәсе. 36 – 50 яшьлтәге ирләр арасында 1 урын – Синдюков Сергей, Чуваш Чүпрәлесе, 2 урын – Спиридонов Петр, Уби, 3 урын– Юманов Валерий, Чуваш Бизнәсе. 51 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында 1 урын – Романов Юрий, Чуваш Чүпрәлесе, 2 урын – Солдатов Владимир, Түбән Чәке, 3 урын – Хрисанов Николай, Чуваш Чүпрәлесе. Әлеге спортчыларга чаңгы спорты филиалы җитәкчесе Нияз Дамаев, спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. 


Рәшит Фәтхуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International