Чүпрәледә гаиләләрне кабул иттеләр

2018 елның 2 марты, җомга

Кабул итүнең темасы  ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрнең махсус ипотека программасында катнашуы, “Ана капиталы”н куллану мөмкинлекләрен арттыру һәм вакытын озайту, беренче һәм икенче бала туганда бирелә торган түләүләр мәсьәләләрен үз эченә алды.

Билгеле булганча, илдәге демографик хәлне яхшырту, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү уңаеннан   Россия Президенты Владимир  Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә (билгеле керемнәрен исәпләгәннән соң) туган беренче балага айлык компенсация түләнә башлады. Татарстанда исә Президентыбыз  Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, авылда яшәүче хатын-кызлар өчен өстәмә түләүләр кертелүне дә әйтергә кирәк. Шулай итеп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызларга – 50, ә өченче баласын 29 яшькә кадәр тудырган әниләр 100 мең сум күләмендәге өстәмә түләү ала. Тагын бер яңалыкларның берсе  –  “Ана капиталы” сертификаты 2018 елда бирелгән гаиләләр аны айлык түләүләр рәвешендә дә алып бара ала.

Район ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча ел башыннан бүгенге көнгә районда 23 бала туган, шуның бишесе – беренче, сигезе – икенче, җидесе – өченче, өчесе гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Район халкын социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән гаиләләрнең берсе беренче бала өчен пособие ала башлаган, бер гаилә исә өченче баласы өчен 100 мең сум күләмендәге өстәмә түләүне алуга гариза язган.  Райондагы пенсия фонды идарәсе тарафыннан “Ана капиталы”н тапшыру программасы эшли башлаганнан бирле (2007 елдан) 1318 сертификат тапшырылган. Аны  ай саен бүлеп алу өчен өч  гаилә гариза тапшырган.

Кабул итүгә килгән гаиләләргә  әлеге оешма вәкилләре программаларның ни рәвешле эшләвен һәм аннан ничек файдаланырга кирәклеген тәфсилләп аңлаттылар.

Үткән ел өйләнешкән Лиана һәм Динар Айметдиновлар гаиләсендә шатлыклары булып, февральдә, ир-балалары  туган. Икесе дә яшьләр: Динарга – 25, ә Лианага – 22 яшь тулган. Гаилә башлыгы “Рассвет” оешмасында хезмәт куя, Лиана исә студент.  Шулай итеп, гаилә беренче бала өчен пособие алуга  һәм 50 мең сум күләмендәге өстәмә түләүгә дә дәгъва кыла.

–Әлеге яңалыклар хакын-да ишетеп белә идек. Әмма кабул итүгә килеп, шәхсән депутат Шакир Ягудиннан  һәм оешма вәкилләре тарафыннан  бу хакта тагын да  тулырак ишетүебез  бик әйбәт булды. Эш тәҗрибәсе булмыйча, әле яңа гына хезмәткә урнашкан, шул ук вакытта, әйтик, тормыш башлап җибәргән яшь гаиләләр өчен бу программалар бик кулай. Без дә шатландык,-диләр Айметдиновлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International