Һәр таңда эшемне уйлап уянам

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

1975 елда, аның белән бергә Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаган егетләр һәм кызларның күпчелеге үз язмышын шәһәр тормышы һәм завод – фабрикалар белән бәйләргә ашкынды. Ул чактагы гигант төзелешләр дә яшьләрне үзенә тартты. Сер түгел, әлеге буын яшьләренең күп өлешен Яр Чаллыдагы автозавод та ике куллап үзенә кабул итте. Ничек кенә булмасын, егетләр – кызлар авылдан китү ягын карады. Авыл Советлары читкә китәргә теләүче яшьләргә паспорт бирүдә дә тоткарлыклар ясап, аларны районда эшләтергә тырышып караулары да әллә ни уңыш китермәде. “Ульяновскидагы авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, минем алда да яшәү һәм эшләү урынын сайлау өчен зур мөмкинлекләр бар иде. Тик нигәдер туган як үзенә тартты, ата – бабаларыбыз да шушы туфракта эшләп көн күргән, гомерләре шунда узган ич. Без аларның дәвамчысы булмасак, алар эшенә тугры калмасак районны кем яшәтер. Хәзерге вакытта яшьләрне авылга кайтару сәясәте киң колач алды. Район башлыгы Александр Шадриков бу юнәлештә аеруча зур кайгыртучанлык күрә. Димәк, авылларны яшәтү өчен чаң сугар вакыт күптән җиткән, башкача мөмкин дә түгел. Моны бүгенге буын яшьләре дә аңласын иде”,- ди авыр сулап Җәмил Кәбирович. “Инженер булу теләге кайчан башланды?”,- дип кызыксынам аннан. “Минем ут күршеләремнең бөтенесе дә диярлек механизаторлар һәм шоферлар иде. Малай чактан аларның хезмәтен күреп үстем, ул чакта “Россия” колхозында баш инженер булып эшләгән Надир Хәертдинов та минем кумирым иде. Шуңа күрә алдагы һөнәремне сайлау миңа кыен булмады”,- ди юбиляр. Җәмил Шәрипов югары уку йортында да үрнәк һәм алдынгы укучылар сафында була. Ульяновск өлкәсенең Н. Крупская исемендәге совхозында һәм “Волга” хуҗалыгында практика үткәндә аны студент отрядларының комиссары итеп билгелиләр. Биредә аңа “К – 700” маркалы тракторда җир сөрергә дә, инженер һәм икътисадчы булырга да туры килә. 1980 елда укуын тәмамлап диплом алгач та ул канатларын ныгыткан туган ягына ашкынып кайта һәм шунда ук аны “Сельхозтехника” район берләшмәсенең машина – трактор паркындагы техниканы диагностикалау буенча өлкән инженер вазыйфасына билгелиләр. Әмма биредә аңа әллә ни күп эшләргә дә туры килми, 1981 елның маенда хәрби хезмәткә чакыралар. Ватан алдындагы бурычын да намус белән үти, командирларның рәхмәт хатларына лаек була. Солдат хезмәтеннән кайтып берничә генә көн үтә, аны “Россия” колхозына эшкә чакырып алалар һәм баш инженер вазыйфасын тапшыралар. Шуннан башлана да инде яңа биография һәм яңа үрләр. Тормыш сынауларын узуда аңа Фәнис Яруллинның канатлы сүзләре булыша. “Җилкәнеңне җилләр екса, йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”.

“Тормыш гел хәрәкәттә, шуңа күрә кеше туктап калырга тиеш түгел. Тырышырга, эшләргә кирәк. Тырышлык һәр авырлыкны җиңә”,- ди Җәмил Кәбирович үзе дә. Колхоздагы инженер хезмәте шактый ук чыныктыра яшь белгечне. Иртә таңнан соңгы кичкә кадәр сузылган тынгысыз эш беренче вакытта бик ялыктырса да, төшенкелеккә бирелми ул. Басуда мул икмәк үстерү һәм малларның туклыклылыгы турыдан - туры техниканың төзеклегенә бәйле. Ә техника Җәмил Шәрипов кебек уңган инженерлар булганда һич шиксез төгәл эшләргә тиеш. Ул елларда “Россия” колхозы игенчелек культурасы буенча алдынгы урыннарны яулап килә иде. Техниканы төзекләндерү һәм кыр эшләренә әзерләү буенча семинарлар да монда күп узды, аларның эшләре башка хуҗалыкларга үрнәк итеп күрсәтелде. 1990 нчы еллар башында илдә башбаштаклыклар башлангач колхозлар да үз абруен югалтты. Тотрыклы гына эшләп килгән хуҗалыклар да шушы вакыйгалар дулкынында юкка чыкты. Шул елларда Җәмил Шәриповны районның 90 номерлы һөнәри училищесына махсус предметлар буенча укытучы эшенә билгелиләр. Биредә сигез елга якын авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүдә тынгысыз хезмәт күрсәтә. Ул укыткан механизаторлар арасында дан казанучылар һәм дәүләт бүләкләренә лаек булучылар да аз түгел. Мондагы хезмәтенә рәхмәт йөзеннән аңа Татарстан Республикасы башлангыч һөнәри белем бирү буенча укыту – производство берләшмәсенең Мактау грамотасы тапшырыла. Белемле, үз һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенгән белгечне район җитәкчеләре дә күз уңында тоталар һәм 1998 елның көзендә район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең җитештерү – маркетинг бүлеге начальнигы һәм берүк вакытта агро идарә начальнигы урынбасары вазыйфасына билгелиләр. Ике дистәгә якын Җәмил Шәрипов әлеге үтә дә җаваплы хезмәтне җиренә җиткереп үтәп килә.

Агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов юбиляр хакында болай ди: “Җәмил Кәбирович үз эшенең чын остасы. Аның җитәкчелеге белән районның агросәнәгать комплексындагы барлык техниканы нәтиҗәле эшләтү өчен бөтен чаралар да күрелә, машина – тракторларның техник торышы контрольгә алына, хезмәтне оештыруның заманча формалары кулланышка кертелә. Бигрәк тә ул производствода яңа техника һәм технологияләр кертүгә һәм камилләштерүгә нык игътибар бирә. Авыл хуҗалыгы культураларын игү технологияләре һәм катлаулы үзйөрешле техниканы көйләү буенча хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм урта звено кадрлары белән укулар һәм семинарлар оештыра. Техник һәм технологик модернизацияләү программасы буенча Җәмил Кәбирович инициативасы һәм район җитәкчелеге тырышлыгы белән соңгы өч елда 50х50 программасы буенча районга 36 трактор, 10 бөртекле ашлык суктыру һәм 5 азык әзерләү комбайны, 7 автомобиль, 19 берәмлек чәчкеч һәм чәчү комплексы кайтарылды. Кырчылыкта һәм терлекчелектә энергия саклагыч прогрессив технологияләр кертү нәтиҗәсендә ягулык – майлау материалларына һәм электроэнергиягә ел саен экономия ясала. Маркетинг бүлеге җитәкчесе буларак ул авыл хуҗалыгы техникасының югары җитештерүчән эшләве өчен максатчан чаралар күрә, рационализаторлык тәкъдимнәр кертә, үз өстендә белемен күтәрү буенча мөстәкыйль эшли, төрле регионнардагы алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнә. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм райондагы машина – трактор паркларының тотрыклы эшләвендә аның фидакарьлеген әйтеп бетергесез. Күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен ул төрле елларда берничә мәртәбә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары һәм исемле сәгатьләре белән бүләкләнде.”

Җәмил булачак тормыш иптәше Сәгыйдә белән колхозда эшләгән елларда таныша. Яшәү хикмәте – парлы тормышта, диләр бит. Ир бәхете – хатыннан уңуда. Хатының синең рухи бөтенлегеңне саклап торса гына, күңел олы эшләргә омтыла, аларны башкарып чыгарлык үзеңдә көч һәм дәрт табасың. Ә Сәгыйдә шундый хатын, шундый ана була алды. 
“Тормыш дигәнең безне һәрчак сынап тора. Эштә дә төрле хәлләр була. Шулай да сынатмадык, янәшәмдә һәрчак тормыш дәрьясын бергә кичәргә сүз бирешкән Сәгыйдәм булды. Рәхмәт аңа! Ике кызыбызны тәрбияләү дә күберәк аңа йөкләнде. Мине иртә таңнан эшкә озатып, соңгарып кайтуыма да күнегеп бетте, начар йөз күрсәтмәде. Гомумән, өйдәгеләргә минем белән яшәү җиңел бирелмәде”,- ди юбиляр. Тыныч холыклы, акыллы, тәҗрибәле инженер бүген дә һәр таңны яңа уйлар, яңа планнар белән каршылый. Чөнки район хуҗалыкларының киләчәге нәкъ менә алар кулында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International