Чүпрәле өлкәннәре бадминтон уйнадылар

2017 елның 15 декабре, җомга

Әлегә кадәр мәктәп укучылары, оешма хезмәткәрләре арасында киң танылган уенга бүген инде райондагы пенсионерлар да бик теләп кушылды.

13 декабрь көнне район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында бадминтон буенча район пенсионерлары арасында шәхси беренчелеккә үткән ярышлар да моның дәлиле.

Пенсионер-спортчыларны Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов һәм бадминтон буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе Раджеш Сингх Кумар сәламләде.

Ярышлар ялгыз уенчыларның көч сынашуы белән башланып китте һәм парлы уеннар белән тәмамланды. Әйтергә кирәк, өлкәннәребез әлеге ярышларга ныклап торып әзерләнгәннәр, үзләре әйтүенчә, менә инде берничә атнадан бирле алар тренировкаларга йөргәннәр, уенның алымнарына өйрәнгәннәр. Ялгыз уенчылар башлап әйләнә буенча бер-берсе белән уйнадылар, очколар буенча 1, 2, 3 урыннар билгеләнде. Уеннарда ир-атлар аерым, хатын-кызлар аерым уйнады. Җанатарлар исә уенчыларыбызга көч-куәт биреп утырды.

Ярышта катнашучы пенсионер Любовь Аттина:

–Әлегә кадәр без волейбол уйный идек. Үзебезнең көчебезне спортның бадминтон төрендә сынап карауны тәкъдим иткәч тә, ризалаштым. Бу уен миңа волейбол кебек үк ошый башлады, хәтта әле күбрәк дисәм дә, ялгышмам. Әлбәттә, бадминтон уйнаганда җитезлек тә, көч тә таләп ителә. Әмма бу уен миңа әйтеп бетергесез ләззәт тә бирә, бөтен арыганлыкларым бетә.

Әлбәттә, 1, 2, 3 урыннар өчен көрәш көчле барды. Ир-атлар арасында Рөстәм Хәмидуллин-1, Мансур Хәйруллин-2, Рәшит Багаутдинов 3 урыннарны бүлештеләр. Хатын-кызлар арасында Фәния Айзәтуллова-1, Галина Матросова-2, Любовь Аттина 3 урыннарны яулады. Парлы уеннарда исә Рөстәм Хәмидуллин, Николай Хрисанов-1, Рәшит Багаутдинов, Мансур Хәйруллин 2 урынга лаек булдылар.

1, 2, 3 урыннарны яулаган спортчылар бадминтон буенча федерациянең район филиалы Дипломнары, призлы 1нче урын яулаган спортчылар кубоклар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International